2019 елның 12-15 апрелендә хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен “кайнар линия” телефоны эшләячәк, аның кысаларында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга аларның хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.
“Кайнар линия”нең эш вакыты – 2019 елның 12-15 апрелендә иртәнге 9 дан кичке 5 кә кадәр.
“Кайнар линия” телефоны: 8(843) 236-00-71.