Түләүгә хокукны туктату турында Пенсия фондына кайчан хәбәр итәргә

2019 елның 12 апреле, җомга

Түләүгә хокукны туктату турында Пенсия фондына кайчан хәбәр итәргә

       Кешенең Россия Пенсия фонды түләүләренә  хокукы туктатылу очраклары да бар. Бу   төрле сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, эшкә урнашу нәтиҗәсендә яки кеше эшкә сәләтсез булудан туктагач. Мондый хәлләр килеп чыкканда, артык түләүләрне һәм шуннан   соң түләтүләрне булдырмас өчен Пенсия фондына вакытында хәбәр итәргә кирәк.

ПФР түләүләренә   хокук кеше эшкә урнашканда туктатыла, чөнки фонд күрсәтә торган күп  кенә ярдәм итү чаралары  социаль характерда була һәм кешенең хезмәт эшчәнлегеннән кереме булмаганда яки ул социаль  яктан әһәмиятле эш белән шөгыльләнгәндә бирелә.

Андый түләүләргә, мәсәлән,  эшләмәүче пенсионерларга бирелә торган пенсияне яшәү минимумына кадәр җиткерү яки инвалид балаларны һәм  өлкән кешеләрне караучыларга түләү керә. Пенсиягә  иминият кертемнәре формалашучы түләнә торган эшчәнлекнең  булмавы аларны билгеләү шартлары булып тора. 

  Эшкә урнашкач, кешедә даими керем барлыкка килә, аның өчен кертемнәр түләнә башлый һәм, табигый ки,  түләү хокукы туктала. Өстәвенә, хезмәт килешүләре белән булган очракларда гына болай килеп чыкмый. Гражданлык-хокукый, авторлык яки лицензион килешүләр буенча түләүләргә дә мәҗбүри пенсия иминияте кагыйдәләре кагыла. Мондый килешүләрдә якларның берсе буларак чыгыш ясаучы оешма яки кеше Килешүдә башка катнашучы  пенсиясен формалаштыруга кертем кертергә тиеш.

Моннан тыш, түләү хокукын туктату эшкә урнашуга түгел, ә, әйтик, эшкә сәләтсезлекне югалтуга бәйле булырга мөмкин булган хәлләр дә бар. Әгәр туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучы 18 яшькә җитсә һәм укый алмаса, аның пенсиягә хокукы туктатыла. Студентның укуы тәмамланса яки аны укудан куып чыгарсалар да шундый ук хәл була.  Мондый очракларда закон буенча түләүләр киләсе айдан туктатыла.

Әгәр кеше шуның белән бергә түләү хокукына ия булмаган хәлләр турында вакытында хәбәр итмәсә, аңа акчаны артык  түләргә мөмкиннәр. Бу очракта Пенсия фонды язмача хәбәрнамә җибәрә һәм артык түләнгән акчаларны ирекле рәвештә кире кайтарырга тәкъдим итә. Түләүдән баш тартканда акча суд тәртибендә түләтелә.

-        Искәртеп узам, дәүләт ярдәме чараларын алучыларның барысына да түләү хокукы туктатылган сәбәпләр турында Пенсия фондына вакытында хәбәр итәргә кирәк. Моны Пенсия фонды сайты, аның клиентлар хезмәтләре яки идарәсе аша эшләргә мөмкин, - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International