Ана капиталы программасына төзәтмәләр кертү гаиләләргә акчаны торакны яхшыртуга нәтиҗәлерәк сарыф итәргә мөмкинлек бирәчәк
29 марттан башлап ана капиталы программасына үзгәрешләр гамәлгә керде, алар гаиләнең торак шартларын яхшыртуга тотыла торган акчага кагыла.
Үзгәрешләрнең берсе ана капиталы акчасына сатып алына торган торак бинаның торышына кагыла. Яңа нигезләмәләр буенча торак күзәтчелеге органнарының өй яки фатирны яшәү өчен яраксыз дип бәяләве акчаны куллануны тыюга нигез булып тора.
Торак бинаның торышы турындагы мәгълүматны Пенсия фонды бүлекчәсе җирле үзидарә органнары, дәүләт торак күзәтчелеге һәм муниципаль торак контроленнән соратып ала. Алар бинаның яшәү өчен яраклымы-юкмы икәнлеге турында гына түгел, ә бәлки өйне сүтеп яки реконструкцияләп буламы икәнлеге турында да мәгълүматлар бирәләр.
ПФР күрсәтелгән мәгълүматларны гаиләнең торак шартларын яхшыртуга ана капиталын файдалануның барлык очракларында, мәсәлән, торак сатып алганда, кредитны яки займны түләгән һәм инде төзеп бетерелгән торакка чыгымнарны каплаган очракларда сората.
Ана капиталы турындагы законга кертелгән үзгәрешләр яшәү өчен яраклы биналар сатып алуга акчаны файдаланганда явыз ният белән файдалануларны булдырмаска мөмкинлек бирәләр.
Төзәтмәләр нигезендә Үзәк банк контролендә булмаган оешмаларны заемнарын ана капиталы белән түләргә мөмкин булганнар исемлегеннән чыгару ана капиталыннан файдалану нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тагын бер чара булып тора. Гадәттә андый оешмалар ипотека займнарын банк кредитлары белән чагыштырганда югарырак процент ставкасы белән бирәләр, бу гаиләнең торак сатып алуга чыгымнарын шактый арттыра һәм бурычны яки займ буенча процентларны вакытында түләмәү куркынычын китереп чыгара.
Нәтиҗәдә гаилә еш кына залогка салынган бердәнбер торагын да югалтырга мөмкин.
Шуның белән бергә ана капиталын файдалануга займнар бирүче оешмалар исемлеге ДОМ.РФ (элегрәк ипотека торак кредиты буенча агентлык, дип аталды) торак өлкәсендә бердәм үсеш институты һәм авыл хуҗалыгы кулланучы кредит кооперативлары тарафыннан тулыландырылды. Шул рәвешчә, закон займнары ана капиталы белән капланырга мөмкин булган оешмалар исемлеген билгеләде. Аларга кимендә өч елдан артык эшләүче кредит оешмалары, кулланучы кредит кооперативлары һәм авыл хуҗалыгы кулланучы кредит кооперативлары , шулай ук ДОМ.РФ торак өлкәсендә бердәм үсеш институты керә.
Төзәтмәләр буенча Пенсия фонды бүлекчәсе сертификат хуҗасына акчаларның кулланылып бетүе турында хәбәрне 1 ай эчендә хәбәр итәргә тиеш. Белдерү хаты акчаның сарыф ителеп бетүен төгәлләүче соңгы түләү датасыннан бер ай эчендә җибәрелә.