Алексеевск фермерлары язгы кыр эшләрен үткәрү белән бәйләнгән мәсьәләләр турында фикер алыштылар тикшерделәр

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә узган киңәшмәдә  крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре  авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйләнгән оешма җитәкчеләрен тыңладылар. Сүз ашламалар, ташламалы ягулык, орлыкларны тикшерү, техникага техник карау үткәрү, АПКның геомәгълүмат системасында җирләрне теркәү турында барды. Шулай ук  фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәме, кредитлар бирү, салым бурычлары һ.блар да турында да фикер алышынды.

Үзләренең  өметләре турында  фермерлар үзләре дә сөйләделәр. Мәсәлән, Николай Козин язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләп китте. Район башлыгы Сергей Демидов фермерларга мул уңыш алуларын теләде һәм теләсә кайсы мәсьәлә буенча ярдәм итәргә әзер булуына ышандырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International