Россия  Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина эш визиты белән Алексеевск районына килде

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

 

Гүзәл Шәүкәт кызы Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасына барды, гражданнарны кабул итте һәм мәктәп укучыларына ачык дәрес бирде. Федераль монополиягә каршы хезмәт башкарма хакимиятнең  вәкаләтле  федераль органы булып тора, ул норматив-хокук актларын кабул итү,  товар базарларында көндәшлек өлкәсендә  законнарның үтәлешен  контрольдә тоту һәм күзәтү,  финанс хезмәтләре базарында көндәшлекне, табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеген яклау вазыйфаларын гамәлгә ашыра. Россиянең  Татарстандагы федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе Россия законнары  таләпләре нигезендә  һәм  үзенең компетенциясе кысаларында коррупциягә каршы  көрәшүгә, аны ачыклауга һәм шуннан соң килеп чыгу сәбәпләрен һәм шартларын бетерүгә юнәлдерелгән эшчәнлектә актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International