"Эко-яз-2019" конкурсы старт алды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Игълан ителгән чисталык икеайлыгы үз нәтиҗәләрен бирә. Алексеевскилылар  акрынлап кына урамнарны тәртипкә китерәләр. Уңышны беркетү өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы экологик конкурс игълан итте. Анда кечесеннән алып олысына кадәр теләсә кем катнаша ала.

“Социаль оят” дигән төшенчә бар. Конфет кәгазен  урна янына ташлау оят, юып кына чыгылган идәннәрне пычрак аяк киеме белән таптау оят, чүп-чар салынган капчыкны, аны беркем дә күрмәсә дә, куаклар астында калдыру оят. Эко-культураны кешеләрдә тәрбияләү өчен без нишли алабыз? Быел  Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы районыбызда Экология һәм җәмәгать киңлекләре елына  туры китереп, “ЭКО-ЯЗ” конкурсы игълан итте.

Әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк:

Алексеевск районының “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы мәктәп”, “Иң яхшы гаилә”, “Иң яхшы предприятие” конкурслары. Оешмалар һәм предприятиеләр арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Җиңүгә дәгъва итү өчен  фото-видео материаллар, массакүләм мәгълүмат чараларындагы мәкаләләр яки башка раслаучы документлар рәвешендә үткәрелгән чаралар турында хисап бирергә кирәк. Конкурсны оештыручылар кешеләргә  территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча, күршеләрне, җәмәгатьчелекне җәлеп итеп,  флешмоблар рәвешендә һәртөрле чаралар оештырырга тәкъдим итте.  Кече архитектура формалары  (мәсәлән, өйтүр бакчада чәчәк түтәле яки таштан арка ясап) булдыруда ярышырга була.  Җиләк-җимеш бакчасы  утыртырга, сыерчык оялары ясарга мөмкин. Иҗади алексеевскилыларга конкурсны оештыручылар үзләрен шигырьләр һәм җырлар язуда күрсәтергә тәкъдим итәләр. Мәктәп балалары экологик дәресләр үткәрүдә, макулатура җыюда, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю буенча үз проектларын булдыруда эшли алалар. Конкурс  катнашучыларның фантазияләре белән генә чикләнгән. Иң мөһиме, бөтен акциянең бер максатка:  туган районыбызның, республикабызның әйләнә-тирә мохитенә  сак карауга берләштерелүе.

Эшләрегезне Алексеевск ш..б., Гоголь урамы, 13 нче йортка (инфраструктур үсеш бүлеге) җибәрегез.

 Конкурска карата сорауларыгызны 2-45-88 телефоны буенча бирергә мөмкин. Эшләр 6 майга кадәр кабул ителә.

 Кеше күбесенчә үзенең торагына бик сак карый: без өебездә чисталык хөкем сөрүен, анда тәмле ризык исе аңкып торуын яратабыз. Ләкин  өйләребездән читтә табигатькә карата игътибарсызлык күрсәтәбез. Ә бит безнең район – безнең өебез ул. Шулай булгач,  әйдәгез, уртак тырышлык белән анда тәртип урнаштырыйк әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International