Гражданнарны кабул итү

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

16 апрельдә Татарстан Республикасында  кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасында   Дәүләт хезмәт инспекциясе  җитәкчесе Рөстәм Галявовның гражданнарның хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны  бергәләп тематик кабул итүләре булачак.

 Кабул итү Татарстан Республикасында  кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (( Казан шәһәре, К. Маркс урамы,   61 нче йорт, үзәк подъезд, 3 нче кат, конференц-зал) узачак. Гражданнар  8 (843) 236-41-80 телефоны (Татарстан Республикасында  кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) буенча языла алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International