Полиция хезмәткәрләре һәм 3 нче зона эзләү-коткару отряды "Хивус" һава мендәре катерында Кама елгасы акваториясендә бергәләп рейдка чыктылар.
Яңгыр явып торуга һәм эрета башлауга да карамастан, 100 дән артык балыкчы нәзек боз өстенә чыккан иде. Коткаручылар аларны боздан китәргә үгетләделәр, саклык чаралары һәм бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлекләр тапшырдылар.
Боз өстендә курыкмыйча тору өчен аның калынлыгы кимендә 10-12 сантиметр булырга тиеш. Хәзер исә бозга чыгу – чиктән тыш куркыныч. Әгәр балыкчылар – өлкән һәм тәҗрибәле кешеләр - моны аңласалар, балалар хәвеф төркеменә керәләр. Суда боз нәзек булганда бәхетсезлек очрагын булдырмас өчен ата-аналарга контрольне көчәйтергә, уку учреждениеләрендә алар белән күбрәк профилактик әңгәмәләр һәм чаралар үткәрергә, күп белергә теләүче балаларга язгы бозның куркынычы турында сөйләргә кирәк.