Белем - нур ул

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

 

Алексеевск бистәсе мәчете каршындагы мәдрәсәдә укучы  мөселман хатын-кызлары  “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторинасында катнаштылар.

Викторина  укучыларның белемен ныгыту, мөселманнар арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, татар халкының рухи мирасын өйрәнү өчен  оештырылган иде. Анда  мәдрәсәдә укучы егермеләп кеше катнашты.

 Белем – нур ул. Аның ярдәмендә кешеләр хакыйкатьне ялганнан, яхшылыкны явызлыктан аералар. Белемсез кеше тормышында кыенлыклар күп очрый...

 Чара башланыр алдыннан кунакларны Алексеевск мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вальщиков котлады, аннары Рәмис хәзрәт Коръән укыды.  Шуннан соң шәкертләр  өч командага бүленде. Баштан командалар таныштылар, бер-берсен сәламләделәр, бу – мөселман белергә тиешле беренче кагыйдә, командаларның исемнәрен, капитаннарын  билгеләделәр.  “Мөселман хатын-кызлары” командасы капитаны Рәфидә Гатина сәламләү сүзендә биш минут эчендә  бик матур шигырь иҗат итеп өлгерде.

Икенче бирем өй эше иде.  Монда кунаклар  берничә зур бәйрәм белән таныштырылды. Бу конкурста  “Тырышлар” командасы  үзенең тырышлыгын, үҗәтлеген күрсәтте. Команда әгъзалары  сорауларга кыю җавап бирделәр. Өченче биремдә  укучылар кроссворд чишүдә белемнәрен сынап карадылар, һәм “Нур” командасы алга чыкты. Жюри сыйфатында Рөстәм хәзрәт, Гөлсинә Хәкимова, Язилә Галиева, Сания Шакирова һәм Гөлнур Мусина катнашты. Алар һәр команданың җавапларын тыңладылар һәм аларга  бәя бирделәр.

 Бәйрәмгә балалар да килгән иде. Алар рәхәтләнеп ял иттеләр, аралаштылар, аннары тәм-томнар салынган пакетлар алдылар. Мин бу викторинаның максаты җиңү   булмавын әйтергә телим. Аның төп максаты тәҗрибә уртаклашу иде, җиңелүчеләр булмады. Бәйрәм азагында  катнашучылар һәм кунаклар  мөхтәсибәттән  бүләкләр һәм рухи канәгатьлек алдылар.

  Гөлфия Насыйбуллина, “Нур” командасы капитаны:

–  Без менә  ничә ел инде мәдрәсәдә белем алабыз. Узган атнада мәчеттә кызыклы чара булып узды. Өч команда үз белемнәрен күрсәтте. Бистәбездә мондый чара беренче тапкыр үткәрелде. Күрше авыллардан җанатарлар да килгән  иде. Зур чараны оештыручыларга рәхмәт. Мондый чаралар киләчәктә дә сөендереп торырлар, дип ышанып калам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International