Хезмәтләре өчен билгеләп үтелделәр

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

“Алексеевскдорстрой” ААҖ мастеры Данилов Анатолий Васильевич юл төзелеше тармагында күпьеллык  намуслы хезмәте өчен Алексеевск районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге ветераны Садыйкова Наилә Хәйдәр кызы  мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәнлеге өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

“Алексеевск аграр колледжы”  дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесенең производствога өйрәтү мастеры Майоров Сергей Алексеевич районның һөнәри белем бирү системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

  “Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Советлар Союзы Герое Иван Егорович Кочнев исемендәге 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү  учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җамалиева Илсөяр Хәниф кызы  Алексеевск районы мәгариф системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

 

Шәфкать туташы, Алексеевск районының Әшнәк фельдшер-акушерлык пункты мөдире Сибатова Гөлсинә Равил кызы район сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International