Бассейнда ремонт эшләре төгәлләнә

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Якын арада  ремонттан соң яңарып киткән  2 нче спорт комплексы үз ишекләрен ачачак. Объектта капиталь ремонт тәмамланып килә.

 “Стройдорсервис” төзүчеләре  производство эшләрен төгәллиләр. Ябык йөзү бассейны бинасы  тулысынча яңартылган: тәрәзә блоклары  алмаштырылган,  бизәкләү эшләре башкарылган, суүткәргеч, канализация ремонтланган,  электрика алмаштырылган. Бинаның түбәсе ябылган, отмосткасы ремонтланган. Коридор һәм фойега да ремонт үткәрелгән.

 Вентиляция системасы ремонтланган. Килүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен һәм җәмәгать объектын саклау максатында тышкы якта видокүзәтү камералары куелган.

 “Уңайлы мохит” проектын гамәлгә ашыру кысаларында  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен  коммуникацияләр аерым  төзекләндерелгән.

Спорт комплексында массаж кабинеты җиһазландырылган, гидромассаж  ваннасы  куелган. Душ һәм чишенү бүлмәләре ачык төстәге буяулары белән игътибарны  җәлеп итә: ирләр ягы – зәңгәр-ак, хатын-кызлар ягы матур  кызгылт-сары төстәге буяуларга буялган.

 2 нче спорт комплексы территориясендә  бокс залы урнашкан. Тренерлар штабы һәм  спортчылар өчен биредә менә дигән шартлар тудырылган: зал тулысынча ремонтланган.

 Хәзер төзүчеләр ремонт эшләрен төгәлләп киләләр, һәм   спорт комплексы менә-менә  спорт сөючеләрне, актив ял  тарафдарларын һәм профессиональ спортчыларны үзендә кабул итәчәгенә  шат булачак. Ябык бассейн базасында төрле дәрәҗәдәге ярышлар узуын да билгеләп үтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International