10 апрельдә Алексеевск районында язгы кыр эшләре башланып китте.
Күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруга һәм тырмалауга беренчеләрдән булып "Алексеевск” халык предприятиесе, ВЗП «Төньяк Алексеевск” хуҗалыклары һәм “Родина” колхозы кереште.
Язгы кыр эшләре башланыр алдынан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин белгечләр белән бергә районның ике хуҗалыгына барды. “Алексеевск” җирле предприятиесе механизаторлары белән очрашуда Газинур Кирам улы, хуҗалыкта мул уңыш алу өчен әйбәт база әзерләнде, дип билгеләп үтте:
- Эшләр башланыр алдыннан сезгә яңа техника, өч яңа К-700 тракторы кайтты. Ләкин искесен дә сакларга кирәк. Сезнең коллективта яшьләр дә, тәҗрибәле механизаторлар да бар. Шунысы сөенечле, ашханә эшләп килә, хезмәт хакын вакытында аласыз. Шуңа күрә үзегезгә ышанып тапшырылган техникага сак карарга кирәк. Иң мөһиме - куркынычсызлык техникасын саклау. Барыгызга да уңышлар, ел азагында шундый ук составта очрашуыбызны һәм әйбәт уңышка шатлануыбызны телим.
Халык предприятиесе управляющие Виктор Горбунов, үзенең хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп, районда иң зур чәчү мәйданы безнең хуҗалыкта, дип әйтеп үтте:
- Алдыбызда зур эшләр тора. Бездә 26 мең гектар сөрү җирләре бар. Шуларның 6700 гектарына көзге культуралар чәчелгән, тагын 20 мең гектар чәчеләчәк. Бездә, бәхеткә, ягулык проблемасы юк. Ашлама бар, техника өчен запас частьләр бирелә. Киләсе уңыш һәркайсыбызга бәйле. Бөртекле ашлык булса, терлек азыгы да, сөт тә, акча да булачак. Юлыбыз хәерле булсын!