Коткаручылар янгын куркынычсызлыгы турында искә төшерәләр
Статистика буенча Россиядә һәр 4-5 минут саен янгын чыгып тора. Сәгать саен утта кеше һәлак була һәм егермегә якын кеше пешә һәм җәрәхәтләнә. Ел саен ил буенча утта 12 меңнән артык кеше янып үлә.
Янгыннарның төп сәбәпләре – бу, барыннан да элек, ут белән саксыз эш итү ( шул исәптән тәмәке тарту һәм балаларның ут белән шаяруы), электр җиһзларының төзексезлеге, мичләр һәм көнкүреш электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
Еш кына, янгын ул – очраклылык һәм аннан беркем дә сакланмаган, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ләкин бу алай түгел, күпчелек очракларда янгын - ачу китергеч гамьсезлек һәм кешеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә саксыз караулары ул.
Электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы чаралары:
Электр приборларын файдаланганда тыела:
- зарарланган сүндергечләрдән, розеткалардан, патроннардан файдалану;
- элек лампочкаларын яна торган материалдан ясалган абажурлар белән каплау;
- электр җылыту приборларын конструкциясендә каралган җылылык көйләгечләр булмаганда яки алар төзек булмаганда файдалану;
- берничә куәтле электр приборын артык йөкләнештән, зур күчмә электр каршылыгыннан һәм электр үткәргечнең артык кызып китүеннән саклау өчен бер розеткага тоташтырмау;
Кабызылган һәм караучысыз калдырылган электр җылыту приборлары (электр плитәләре, су җылыткычлар, каминнар, үтүкләр, җылыткычлар һ.б.лар) янында торучы ягулык материалларының кабынып китүе янгыннарның еш сәбәбе булып тора.
Кабызылган электр җылыту приборлары янмый торган аслыкларга куелырга тиешләр.
Үткәргечләр изоляцияләренең кибүен һәм зыян килүен булдырмас өчен аларны җылына торган өслекләргә (мичләр, төтен юллары, җылыту батареяләре һ.б.лар) кую тыела.
Озак вакытка өйдән чыгып киткәндә бөтен электр җылыту һәм яктырту риборларын тикшереп, аларның уттан өзелгәнлегенә ышанырга кирәк.
Газ җиһазларыннан файдаланганда саклык чаралары
Өйдәге газ җиһазлары төзек хәлдә булырга һәм аннан файдалану буенча техник таләпләргә җавап бирергә тиешләр.
Газ җиһазларыннан файдаланганда тыела:
Өйдә газ исе чыкканда өйдәге электр приборларыннан файдалану, аларны кабызу тыела. Бөтен газ приборларын сүндерегез, краннарны ябыгыз, бөтен бинаны (подвалларны да кертеп) җилләтегез. Газ приборларының бөтен краннары да яхшылап ябылганмы икәнлеген тикшерегез. Газ исе бетмәсә яки җилләткәндә бетеп, яңадан барлыкка килсә, авария газ хезмәтен чакырырга кирәк.
Мич ягып җылыту
Өйдәге мичләр төзек хәлдә һәм янгын чыгу ягыннан куркынычсыз булырга тиешләр.
Янгынның ут һәм чаткының ярык аша чыгуы, мичләрнең һәм төтен каналларының тыгыз итеп салынмавы нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин булуын исегездә тотыгыз. Шул уңайдан даими төстә мичләрне һәм төтен каналларын җентекләп карап тору, күренгән төзексезлекләрне бетерү, кирәк булса, ремонтлау зарур. Мичләрне корымнан чистарталар һәм бөтен элементларын агарталар, агарту ярыкларны вакытында күреп алырга мөмкинек бирә.
Мичләрдән файдаланганда түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:
Балалар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре
Янгыннар балаларның ут белән уйнаулары аркасында алар караучысыз үзләре генә калдырылганда чыга. Еш кына балалар янгыннар нәтиҗәсендә һәлак булалар, алар шул янгыннарда үзләре үк гаепле булалар.
Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатырга, шырпы, кабызгычлар, фейерверклар, шәмнәр, бенгаль утлары белән уйнауның янгынга китерүе, өйдә генә түгел, ә бәлки ишегалдында, басуда һәм урманда да ут белән сак эш җитәргә кирәклеген аңлату мәслихәт.
Балаларга кабызылган электр һәм газ приборларын, шулай ук янып торган мичләрне карарга кушып калдырмагыз.
Шырпы, кабызгычлар, керосин, бензин һ.б.ларны балаларның кулы җитә торган урыннарда саклауга юл куймагыз.
Балаларны караучысыз калдырмагыз.
Янгын чыккан очракта нишләргә?
Исегездә тотыгыз: янгын вакытында иң куркынычы – югалып һәм каушап калу. Ут белән төтен куркынычсыз урынга чыгу өчен бик аз мөмкинлек калдырганда кыйммәтле минутлар уза. Менә шуның өчен һәркем янгын чыкканда нишләргә икәнен белергә тиеш.
Янгын чыккан очракта ашыгыч төстә бу хакта 01 телефоны буенча янгын каравылына шалтыратыгыз.
Янгын турында янгын каравылына шалтыратканда түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
Кешеләрне, хайваннарны, матди кыйммәтләрне саклау чаралары күрергә, янгын турында торак пункт кешеләренә хәбәр итәргә тырышыгыз.
Боларның барысын да тиз һәм тыныч эшләргә кирәк. Беренче чиратта балаларны коткаралар, аларның еш кына куркып, карават, өстәл асларына, шкафка кереп качарга тырышуларын онытмагыз. Төтен тулган бинадан бераз бөкрәеп, башны идәнгә якынрак ияргә омтылып чыгарга кирәк, чөнки төтен һавадан җиңелрәк, ул өскә күтәрелә һәм аста шактый азрак була. Төтен белән тулган бинадан стеналарга тотынып чыгарга кирәк. Тәрәзәләр, ишекләр буенча ориентлашырга.
Исегездә тотыгыз:
Кешеләрне коткарганнан соң булган янгын сүндерү чаралары (ут сүндергечләр), шул исәптән кул астындагы әйберләр (юрган, су, ком һ.б.лар) белән янгынны сүндерүгә һәм милекне эвакуацияләүгә керешергә мөмкин.
Алдан янгын сүндерүчеләрне чакырмыйча, ут белән үзең генә көрәшү, әгәр янгын чыккан гына вакытта аны сүндерә алмагансыз икән, катгый рәвештә тыела.
Янгынны үз көчегез белән сүндерү мөмкин булмаган очракта аның күрше биналарга һәм корылмаларга, янучы матдәләргә таралуын чикләү буенча чаралар күрергә. Бу максатта яна торган биналарның ишекләрен, яну зонасына кислород керүгә юл куймас өчен, ябып куялар.
Янгын сүндерү техникасы килгәч, аны каршы алырга һәм яна торган урынны күрсәтергә.
Исегездә тотыгыз:
Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү – сезнең иминлегегез, үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калу нигезе.
Янгынны сүндерүгә караганда булдырмау җиңелрәк!