Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга булышу” ведомство Программасында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алуга гаризалар кабул итүен белдерә.
Министрлык гаризалар һәм документларны түбәндәге адрес буенча кабул итә:
420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевск урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 307 нче кабинет.
Документлар һәм гаризалар 2019 елның 10 апреленнән 13 маена кадәр эш көннәрендә иртәнге 8 дән 12 гә кадәр һәм 1 дән 5 кә кадәр кабул ителә.
Грант бирү тәртибе һәм документ формалары турында мәгълүмат http://agro.tatarstan.ru/rus/konkurs-2019-3483837.htm сылтамасы буенча урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте