Бу хакта 8 апрельдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә узган киңәшмәдә әйтелде. Очрашу темасы Татарстан Республикасы хуҗалыкларында терлек азыгы культураларын игүнең нәтиҗәлелеген күтәрү булды. Киңәшмәдә шулай ук министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “Татмелиоводхоз” Идарәсенең федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Марс Хисмәтуллин, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Фаик Сафиуллин, хуҗалык вәкилләре һәм башка җаваплы кешеләр катнашты.
Марс Хисмәтуллин Татарстан Республикасында мелиорация программасын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм сугарыла торган игенчелекне тагын да үстерү перспективалары турында хәбәр итте. Үзенең докладында ул, 2018 елда 3,4 мең гектар сугарыла торган җирләр төзелде һәм реконструкцияләнде, 35 гидротехник корылма һәм буалар ремонтланды, аларда 89 млн. куб.м су җыелачак, дип билгеләп үтте.
Әйтергә кирәк, Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә мелиорация буенча чыгымнарның бер өлешен каплауга дәүләт ярдәме каралган:
1. Су белән тәэмин итү системаларын төзүгә, реконструкцияләүгә һәм скважиналар бораулауга киткән чыгымнарның 90 проценты субсидияләнә. 2018 елда 15 млн. сумлык эшләр субсидияләнде.
2. Сугару техникасын һәм насос-көч җиһазларын сатып алуга – бөтен бәясенең 70%ы. Бу максатларга 2018 елда 130 млн. бүлеп бирелгән иде.
3. Сугарыла һәм киптерелә торган җирләрне төзүгә һәм реконструкцияләүгә – барлык чыгымнарның 50 % ы.
Татарстан Республикасының сугару шартларында терлек азыгы игү технологиясенең үзенчәлекләре турында Фаик Сафиуллин сөйләде. Ул кишәрлек сайлап алуга таләпләргә, табигый печәнлекләр һәм көтүлекләрне өстән-өстән һәм тамырдан яхшырту технологияләренә, үләннәр һәм үлән катнашмалары сайлап алуның төп принципларына, күпьеллык үләннәрне чәчү нормаларына һәм болыннарны ашлау системасына җентекләп тукталды.
Киңәшмәгә чакырылган сугарыла торган мәйданнарда культуралар үстерүче хуҗалык вәкилләре практик игү тәҗрибәләре һәм бу елга планнары белән уртаклаштылар.
Чара азагында Илдус Габдрахманов минераль ашламалардан файда нәкъ менә сугарыла торган җирләрдә шактый күбрәк, дип билгеләп үтте. Шул уңайдан методик тәкъдимнәр эшләргә һәм сугарыла торган мәйданнар белән эшләүче хуҗалык белгечләрен махсус укытырга, шулай ук кызыксындырылган хуҗалыкларга гидротукландыргычлар сатып алуда ярдәм итәргә карар кылынды. Хуҗалыкларның үзләренә авыл хуҗалыгы культураларын урнаштыру һәм тукландыру карталарын әзерләргә кушылды.
Белешмә өчен:
Гидротукландыргычлар – яңгыр яудыру машиналарына яки җайланмаларына махсус өстәмә җайланмалар, шулай ук концентрат ашлау эремәләре әзерләү һәм аларны насосның суыручы линиясе яки сугару системасының басымлы магистрале аша сугара торган су агымына дозалап кертү өчен мөстәкыйль технологик җиһазлар алар.