Татарстан эшмәкәре россиялеләрне борай  белән сыйларга карар  итте

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

 

 

Атна саен без  авылда үз эшләрен ачкан кешеләр, гаилә фермалары,  аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче яшь эшмәкәрләр турында язабыз. Андый кешеләрнең берсе – Татарстанда күптән онытылган бөртекле культура – борайны  яңадан кайтарган Марат Фәсхиев.

 Аның сүзләренә караганда,  борайны юкка гына сайлап алмаган ул. Эшмәкәр  әлеге авыл хуҗалыгы культурасын бала чагыннан ук белгән һәм яраткан.

- Борайны мин күптәннән беләм һәм аның белән максатка юнәлешле шөгыльләнергә булдым. Татарстанның Кукмара районында  борайны эшкәртә торган кечкенә генә предприятие бар, һәм борай оныннан  бик тәмле вак бәлеш (татарның ит белән бәрәңге бөккәне) килеп чыга. Мин аны бала чактан ук ярата идем, нәкъ менә шуңа күрә башыма әлеге бөртекне эшкәртү белән шөгыльләнү идеясе килде. Борай турында Пушкин да бит, поп Балданы борай белән сыйлады, һәм Балда җиде кеше өчен эшләде, дигән. Гаҗәп тә түгел, ул бик туклыклы, ләкин шуның белән бергә  аны хәтта кичке 6 дан соң да ашарга була һәм ул тазартмый, - ди бизнесмен.

 Моннан тыш,  борай  сәламәтлек  өчен файдалы һәм  гипераллерген, анда бодай бөртегендәгегә караганда – протеин, тавык йомыркасындагыга караганда аксым күбрәк. Борайны азык итеп куллану  диетологик белешмәлекләр нигезендә иммунитетны ныгытырга, авырлыкны һәм канда шикәр дәрәҗәсен нормальләштерергә, йөрәк-кан тамырлары системасын, эндокрин, нерв, азык эшкәртү һәм репродуктив системаларны  яхшыртырга булыша, шулай ук  анемия, йогышлы һәм онкологик авырулар килеп чыгу куркынычын киметә.

 Булачак эшмәкәр Балык Бистәсендә туа, ә югары белемне Татарстан башкаласында ала.

Мин Казанда авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым һәм минем бөтен тормышым авыл хуҗалыгында узды. Мин озак вакытлар зур “Вамин” агрохолдингында эшләдем, - дип искә ала Марат Фәсхиев. – Язмыш мине Буага китереп ташлады. Миңа, анда ярма җитештерү  буенча зур булмаган завод бар, диделәр. Предприятие 1993 елда төзелгән булган, ләкин соңгы алты елда тик торган. Шул вакыттан бирле мин моннан дүрт ел элек аның хуҗасы булдым. Без тәүлек әйләнәсе ялсыз эшлибез. Борай белән генә шөгыльләнергә карар иттек. Аннан макароннар, ярма, кетерди торган  икмәк һәм он ясыйбыз. Завод, чыннан да, әйбәт, анда Bühler  маркалы немец җиһазы куелган,  борайны эшкәртү бик авыр. Борай – кыргый бодай ул, аның кибәге бөртегеннән авыр аерыла.  Бер бөртек аны механизм чистартканчы 20 тапкыр әйләнергә мөмкин. Бу - бер  кибәгендә ике бөртек булган бердәнбер бөртекле культура. Шуңа күрә аны икенче төрле “ике бөртекле бодай” дип атыйлар.

19 нчы реклама

-        Борай – бик файдалы ашамлык. Хәзер без XXI гасырда яшибез, һәм кешеләр экологик чиста ризык ашарга тиешләр. Борай читтән беркайчан да бернәрсә дә – пестицидлар  да, ашламалар да   алмый.  Хәзер сәламәт туклану модада, һәм мин шундый продукция эшләп чыгаруыма бик шатмын, - ди Марат Фәсхиев.

Бизнесмен,  башлап җибәрү авыр булды, ләкин хәзер  предприятие аягында нык тора, ди. Ул үзенең заводында бары тик Буа районы кешеләре генә эшләвен һәм лаеклы хезмәт хакы алуларын горурланып билгеләп үтә. Хәзер “Борай М” ярма заводы борайдан төрле әйберләр: бөтен  бөртек һәм вакланган ярма, он, макарон һ.б.лар эшләп чыгаруга махсуслаша. 2018 елда  компания барлыгы 620 тонна продукция саткан.

-        Хәзер безне күпләр белә, чөнки борай белән предприятиеләрнең бик чикләнгән даирәсе генә эшли. Бу  бик киң таралган продукт түгел. Россиядә җитештерелгән бөтен борайның 70 ләп проценты безнең предприятиегә туры килә, - ди эшмәкәр.

Ул чималны бөтен илдән  алып кайта.

-        Борайны без Алтайдан, Краснодардан, Ростовтан, Татарстаннан – бөртекне кайдан гына ташымыйбыз, ләкин продукцияне Хабаровскидан  алып, Калининградка кадәр озатабыз. Ерактагы төбәкләрдән, дөрес, заказлар күп түгел – интернет-кибетләр һәм  кечкенә генә сәламәт туклану кибетләре генә кызыксына. Төп сатып алучыларыбыз – Түбән Новгород, Новосибирск һәм Мәскәү шәһәрләре, аларга борай  күпләп җибәрелә. Шуның белән бергә Казанга нибары  эшләп чыгарылган продукциянең бары тик 7-10% ын гына озатабыз, - дип билгеләп үтә Фәсхиев сүзенең азагында.

 

 Белешмә өчен:

Галимнәр фикере буенча борайның яше 6000 – 8000 ел. Россиядә ул XIX гасырга   кадәр таралган булган. Тарттыруда кыенлыклар булу аркасында  бодайның мул уңыш бирүче яңа сортлары чыгу белән  бу культура  икенче планга күчә. Моннан 10-15 ел элек Европада борайдан төрле ризыклар күренә башлады. Борай -  ген дәрәҗәсендә бик сәламәт культура, ул корылыкка, патогеннар, корткычлар һәм чүп үләннәр белән зарарлануга чыдамлы. Туклыклы матдәләре  бөртегенең тышчасында гына түгел, ә бөтен бөртегендә бертигез. Бу, бик нечкә тарттырганда да  аның туклыклы кыйммәте сакланып кала, дигән сүз. Бик күп файдалы һәм дәвалау үзлекләренә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International