Татар токымлы атларны сатып алуга һәм асрауга субсидияләр алырга  була

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

 

Бу хакта бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясаганда әйттеләр. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук  терлекчелек буенча консультантлар, муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары,  “ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” дәүләт казна учреждениесе белгечләре, кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Нәҗип Хаҗипов үзенең чыгышында игътибарны  ит һәм сөт җитештерү мәсьәләләренә юнәлтте. Сөт җитештерү -  авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен  акча алуның шактый зур чыганагы, һәм әлеге мәсьәләне Министрлык даими контрольдә тота.

 Авыл хуҗалыгы берләшмәләре бу елның гыйнварында 317 мең тоннадан артык сөт (узган елга карата  103%)  һәм 98,7 мең тонна ит (2018 елга карата 102 %) җитештерделәр. Сөтне арттыру буенча Әлмәт, Балтач, Буа, Түбән Кама, Кукмара һәм Тукай районнары алда бара.

 Республикада мөгезле эре  терлекләр саны 727,8 меңнән артык, шул исәптән сыерлар - 241,9 мең һәм дуңгызлар 446,6 мең тәшкил итә. Бозаулар үрчеме 83,6 меңнән артык булды. Мөгезле эре терлекләр санын арттыру буенча Мамадыш, Әлки, Балтач, Буа, Алексеевск, Кукмара һәм  Чистай районнары лидерлар булдылар.

Министр урынбасары шулай ук игътибарны  тарихи татар токымлы атларны  торгызу кирәклегенә дә юнәлдерде. Бу максатларда республикада  аларны сатып алуга һәм асрауга  субсидияләр каралган. Тарихи татар токымлы атларны  торгызу өчен атлар сатып алу  белән бәйләнгән  чыгымнарның бер өлешен каплауга бирелә торган субсидиянең күләме –  60 %, ә  ана терлекләрне асрау белән бәйләнгән чыгымнарның бер өлешен каплауга –  бер баш татар токымлы атка 20 мең сум тәшкил итә. Субсидия ел саен татар токымлы атлар санын саклап калган очракта бирелә. Шулай ук сатып алучыда һәр атка нәсел таныклыгы яки паспорт булу  субсидия бирү шарты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International