РАЙОН ХУҖАЛЫКЛАРЫ БАСУЛАРГА ЧЫГАРГА ӘЗЕР

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

РАЙОН ХУҖАЛЫКЛАРЫ БАСУЛАРГА ЧЫГАРГА ӘЗЕР

Моны техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген үзара тикшерү күрсәтте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыг ы һ ә м  а з ы к- т ө л е к  министрлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  б е л г е ч л ә р е авыл хуҗалыгы ттехниканың әзерлек дәрәҗәсен бәяләделәр. Министрлык һәм идарә хезмәткәрләре агропредприятиеләрнең һәм фермер хуҗалыкларының машина утарларында булдылар. Анда тракторлар, чәчкечләр һәм башка тагылма агрегатлар  ә з е р л е к  с ы з ы г ы н а    куелган.  Хезмәткәрләр шулай ук мастерскойларда да булдылар, аларда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре тәмамланып килә. Моннан тыш, комиссия әгъзалары склад биналарын да карадылар, биредә орлыклык материалга  бәя бирделәр. Шуннан соң белгечләр х у җ а л ы к л а р д а  ашламаның җитәрлек күләмдәме икәнлеге белән кызыксындылар. Үзара   тикшерү барышында язгы кыр эшләрен үткәрү вакытында куркынычсызлык техникасына да игътибар бирелде. Үзара тикшерү йомгаклары буенча язгы кыр эшләренә йөз процент әзерлекне “Родина”, “Алга” колхозлары, “Алексеевск” халык предприятиесе күрсәтте. ”КШ-Агро” бүлекчәләрендә техниканы әзерләү төгәлләнеп килә.   Хәзер район аграрийлары туфракның кибүен һәм  көннәрнең техникага кырга чыгарга мөмкинлек бирүен генә көтә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International