Дуңгызларда Африка чумасы: аның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре
2019 елның 8 апреленә кыргый фаунада дуңгызларда Африка чумасы буенча карантин режимында җиде инфекция йоктырган объект бар. Бишесе – Краснодар краенда һәм берәр Кабардин- Балкар Республикасында һәм Ленинград өлкәсендә. Йорт хайваннары арасында бер чыганак Ростов өлкәсендә карантин режимында тора.
Африка чумасы үтә дә куркыныч инфекцияләр төркеменә керә, ул барлык яшьтәге йорт һәм кыргый дуңгызларны зарарлый. Авыруны тышкы тирәлектә югары тотрыклылыгы белән билгеләп үтелә торган вирус китереп чыгара. Африка чумасын булдырмау һәм дәвалау чаралары эшләнмәгән.
Әлеге авыруны йоктыруның төп ысулы – авыручы һәм авырып терелгән хайваннар. Шуның белән бергә хайван терелгәннән соң да вирус организмда ике һәм аннан да күбрәк ел саклана.
Хуҗалык итүнең хәзерге шартларында йогышлы авыруларны кертү һәм тарату куркынычы даими төстә яшәп килә. Моңа төрле факторлар булыша. Шулар арасында - сәүдә элемтәләрен, йөк һәм пассажирлар ташуны гел киңәйтеп тору, халыкның күчеп йөрүе (шул исәптән имин булмаган төбәкләрдән), күрше өлкәләрдә катлаулы эпизоотик хәл, терлекчелек культурасының түбән булуы. Практикадан күренгәнчә, дуңгызларда Африка чумасының төп чыганагы – биологик саклау дәрәҗәсе түбән булган һәм ябык типтагы режимда эшләүче хуҗалыклар.
Теркәлгән авырулар баш калкытуның 60 процентка якыны шәхси секторга туры килә. Җирле үзидарә органнары дәүләт ветеринария күзәтчелеге һәм дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре белән бергә халык һәм дуңгыз асраучы предприятиеләр җитәкчеләре белән профилактик эш үткәрә. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары белән турыдан-туры очрашулар барышында белгечләр Африка чумасын булдырмау кагыйдәләрен аңлаталар, белешмәлекләр тараталар. Кешеләргә, әгәр бер генә кеше булса да дуңгыз асрау кагыйдәләрен бозса, районның барлык шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлегенә куркыныч яный, дип аңлаталар. Шулай ук йорт һәм кыргый дуңгызларның биологик материалын мониторинг тикшеренүләре даими төстә үткәрелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге инспекторлары бары тик узган ел гына да дуңгызларның ирекле төстә чыгарып йөртелү фактын ачыкладылар, тәртип бозучылар административ җаваплылыкка тартылдылар.
Дуңгызларда Африка чумасын булдырмас өчен түбәндәге чараларны күрергә кирәк:
- терлекчелек фермалары (комплекслары) эшен ябык типтагы режимда тәэмин итәргә, шәхси ярдәмче хуҗалык ияләренә дуңгызларын чыгарып йөртмәскә;
- хайваннарга азык калдыкларын җылытып кына бирергә;
- терлекләрне һәм терлек чыгышыннан булган продуктларны санкцияләнмәгән сатуны, дуңгызларны һәм терлекчелек продуктларын легаль булмаган ташуны тыярга. Авыл хуҗалыгы терлекләрен районнарның башкарма комитетлары билгеләгән сату урыннарында ветеринария-озату документлары булганда гына ирекле сатуны рөхсәт итәргә;
- терлекләрне йортта суймаска һәм биологик калдыкларны ташламаска;
- терлекләрне, терлекчелек, үсемлекчелек продуктларын, терлек азыгын, эш коралларын һәм башка матди-техник чараларны бары тик Африка чумасы буенча имин булган районнардан ветеринария-озату документлары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең алып кайтуга рөхсәте булганда гына алып кайтырга.
Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе
Дәүләт ветеринария инспекциясенең
территориаль бүлеге
Дәүләт ветеринария инспекторы И.Л.Камалов