16 апрельдә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

 

 

 Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Министрлыкның  йомгаклау коллегиясе утырышын үткәрәчәк, анда  ведомствоның 2018 елдагы эше йомгакларын һәм бу елга стратегик бурычларны караячаклар. Чара 2019 елның 16 апрелендә булачак.

 Утырышта  федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, шул исәптән Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы,  тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, шулай ук  мәгариф һәм фән өлкәләре учреждениеләре әгъзалары катнашачак.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү  Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Матбугат хезмәтенең pressa@agromedia.ru электрон почтасы буенча 2019 елның 12 апреленә кадәр гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International