Алексеевск теннисчысы Идел буеның җыелма командасына керде

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Оренбургта өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы Беренчелеге булып узды.

-         Анда Татарстаннан 16 спортчы (лебединолылар - Сяркин М. һәм Монахов А; әлмәтлеләр, сабалылар һәм Казаннан) катнашты, - дип хәбәр итә тренер Геннадий Типясев. -  Турнирда барлыгы 112 теннисчы катнашты. ТРдан иң көчлеләр төркемендә биш кеше алга чыкты һәм алар арасында лебединолы   Михаил Сяркин да бар иде.  Бу төркемдә  32 теннисчыдан Идел буе федераль округына эләгүгә хокук бирүче 15 беренче урын  уйнатылды. Безнең Лебедино  спортчысы  бу бурычны Татарстанның бөтен малаеннан да яхшырак үтәде. Ул 14 нче урынны алды, Казаннан тагын бер спортчы 15 нче булды.

-         Мондый уңыш Алексеевск районы өстәл теннисы тарихында беренче тапкыр булды, - дип дәвам итте сүзен тренер. – Тагын бер алексеевскилы Алексей Монахов турнирда 43 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International