Мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгын электрон һәм кәгазь документка алмаштырачаклар

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

 

Мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгын электрон һәм кәгазь документка алмаштырачаклар

Персонификацияләнгән исәпкә алу турындагы законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, СНИЛС турында мәгълүмат кешегә мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгын алмаштырачак электрон яки кәгазь документ (белешмә) рәвешендә биреләчәк. Элек бирелгән иминият таныклыклары да гамәлдә булачак, шуңа күрә гражданнарга документларны алмаштыру өчен Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Кабул ителгән үзгәрешләр, шул рәвешле, СНИЛСның гадәти кәгазь форматын саклап кала һәм аны яңа электрон мөмкинлекләр белән тулыландыра. Яңа үрнәктәге документны кертү акрынлап, закон тарафыннан барлык төзәтмәләрне гамәлгә ашыруга бирелгән өч ай дәвамында башкарылачак.

  "Белешмә иминият таныклыгында чагылдырылган барлык мәгълүматны үз эченә ала: кешенең фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, туган көнен һәм урынын, җенесен һәм турыдан-туры СНИЛСның үзен. Аның кәгазь версиясен КФҮләрдә, шулай ук клиент хезмәтендә яки Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәсендә алырга мөмкин булачак. Электрон документ һәрвакыт шәхси кабинетта була", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Расланган тәртип нигезендә иминият таныклыгы яңадан торгызылырга һәм алмаштырылырга тиеш түгел. Аның урынына иминләштерелгән затлар яңа үрнәктәге документ (белешмә) алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International