Татарстан Росреестры «гараж амнистиясе» турында Youtube каналында
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында гаражлар һәм аларны сатып алу тәртибе турында әзерләнүче Федераль закон проекты хакында видеоролик урнаштырды.
Әлеге роликта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева проектта бирелә торган төп төшенчәләрне һәм моның гаражларга хокукларны теркәү процедурасына ничек йогынты ясавын аңлата.
Видеороликны https://www.youtube.com/watch?v=KfIkXPCZYS4 сылтамасы буенча карарга була.
Исегезгә төшерәбез, бу елның февралендә Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат һәм консультация бирү өчен YouTube каналын эшләтеп җибәрде.
Татарстан Росреестры үз каналын ачып, гражданнар өчен тагын да ачыграк һәм үтемлерәк булырга омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга әңгәмәләр урнаштырыла, күчемсез милек өлкәсендә закондагы үзгәрешләр яктыртыла, шулай ук гражданнарга консультацияләр бирелә.
Безнең Татарстан Росреестры каналына язылыгыз һәм күчемсез милек өлкәсендәге барлык вакыйгалар турында белеп торыгыз!