Үзәк балалар китапханәсендә И.П.Токманованың “Ходит солнышко по кругу" шигырьләре буенча әдәби дәрес үткәрелде, ул язучының 90 яшьлегенә багышланган иде.
Дәрескә 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3А сыйныф укучылары килде. Күңелле һәм җитди, җылы һәм ягымлы шигырьләр, әкиятләр, тәрҗемәләр һәм “күңелле дәреслекләр” – Ирина Павловнаның бөтен иҗаты балаларга багышланган. Чарада шигырь сөйләүчеләр конкурсы булды. Җиңүчеләр дипломнар һәм татлы призлар алдылар.