Алексеевск районында экологик икеайлык старт алды. Беркетелгән территорияләренә беренчеләрдән булып Алексеевск район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре чыкты. Хезмәт коллективлары үзәк паркта, шулай ук административ бина территориясендә тәртип урнаштырдылар. Акциягә районның барлык оешмалары һәм предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук шәхси өй хуҗалары һәм күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә кушыла. Икеайлык халыкта актив гражданлык позициясе һәм экологик мәдәният формалаштыруны, әйләнә-тирә мөхитнең торышы турында белем дәрәҗәсен күтәрүне үзенең төп максаты итеп куя.