Алексеевск районында ГТО нормативларын кабул итүнең язгы сессиясе старт алды. Спорт чарасында беренчеләрдән булып мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре катнашты. Районның барлык предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре физик әзерлекләрен күрсәтәләр. ГТО нормаларын тапшыру графигы һәм игътибарга алырлык сәбәпләр буенча билгеләнгән көнне ГТОны тапшырырга мөмкинлекләре булмаган кешеләр өчен резерв көннәре билгеләнде. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе администрациясе теләге булган бөтен кешене иртәнге 9 дан Космонавтлар урамының 17 нче йортында урнашкан 1 нче Спорт комплексына ГТО нормаларын график нигезендә яки 26 апрельгә кадәр (бу көнне дә кертеп) теләсә кайсы җомга көнендә үтәргә чакыра.