Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен күчемсез милекләрен рәсмиләштерү буенча махсус акция үткәреләчәк

2019 елның 5 апреле, җомга

Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен күчемсез милекләрен рәсмиләштерү буенча махсус акция үткәреләчәк

Игътибар! 29 апрельдән 24 майга кадәр кадастр эшләре базарында эшләүче оешмалар  Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына  туры китереп, махсус акция үткәрәчәкләр.

Мәсәлән, “Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе”нең  үз эшләрен үзләре көйли торган оешма әгъзалары кадастр эшләрен бушлай үткәрәчәкләр.  9 майда акциядә  катнашучы оешмалар исемлеге, шулай ук кадастр оешмалары тәкъдим итә торган хезмәт төрләре белән СРО АКИ «Поволжье» www.np-okirt.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин, телефон+7 (843) 291-05-10.

  Махсус акциядә шулай ук  “Техник инвентаризация һәм кадастр эшләре төбәк үзәге”ЧҖҖ да катнаша. Әлеге оешма вәкилләре   күчемсез милек объектларына техник документларны (техплан, межа планы, объектның урнашу схемасы һ.б.лар)  бушлай ясыйлар. Аннан да битәр, проблемалы хәлләр килеп туган очракта  акцияне оештыручылар аны аңлап төшенергә, кирәк булса,  судка дәгъва гаризасы язарга, шулай ук Росреестрга документларны электрон рәвештә бушлай бирергә булышалар. Шуның белән белгечләр  гариза бирүченең өенә дә килергә әзерләр. Акцияне үткәрүнең нечкәлекләре турында +7 987 400 77 11 телефоны буенча белергә була.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International