3 апрельдә республиканың барлык районнарында, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең 10 еллыгына туры китереп, Бердәм консультацияләр көне үткәрелде
Бердәм консультацияләр көненә (ЕДК) килгән татарстанлыларга Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, башкарма комитетлар, салым хезмәте, шулай ук Кадастр инженерларының үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы вәкилләре консультация бирделәр.
Казанда бушлай юридик ярдәм күрсәтүне сорап 150 ләп кеше мөрәҗәгать итте, шулай ук Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Яшел Үзәндә кешеләрнең чарага актив килүе күзәтелде. Барлыгы ЕДК үткәрү кысаларында 500 гә якын татарстанлыга консультация бирелде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгения Бабич билгеләп үткәнчә, Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көнен 2012 елдан алып һәр елны – язын һәм көзен үткәрә, һәм ул гражданнарда алмаштыргысыз популярлык казанды. Ләкин соңгы вакытта без кызыклы тенденцияне күреп алдык: әгәр аны үткәрүнең беренче елларында безгә шәхси характердагы сораулар белән мөрәҗәгать итсәләр, хәзер исә консультациягә торган саен күбрәк судта тикшерүне таләп итә торган нинди дә булса проблема белән очрашкан гражданнар килә. Безнең ведомство вәкилләре гражданнарны борчучы сорауларны өйрәнергә һәм конкрет хәлгә бәйле эш итү алгоритын әйтергә тырышалар.
Игътибар:
Бердәм консультацияләр көне күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм алуның бердәнбер мөмкинлеге түгел. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ведомство колл-үзәгенә бушлай тәүлек әйләнәсе эшли торган 8 800 -100 -34-34 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була. Моннан тыш, шәхси кабул итү, районнарга барып, консультацияләр бирү, “кайнар телефон линияләре” һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре үткәрә торган атна саен гражданнарны пәнҗешәмбе көннәрендә кабул итүләр белән бергә Татарстан Росреестры гражданнарны Интернет аша видео-кабул итүләрне практикага кертә. Андый хезмәтнең асылы шунда, Интернеттан файдалана алучы теләсә кайсы граждан өеннән чыкмыйча яки эш урыныннан китмичә генә видео-кабул итүдә катнаша һәм реаль вакытта үзен борчучы сорауларны бирә ала. Тулырак мәгълүмат белән Идарәнең рәсми сайтында “Электрон хезмәтләр” - видео-кабул итү бүлегендә танышырга мөмкин.