Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсы

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү”  ведомсто  программасында катнашучыларны -   крестьян-фермер  хуҗалыкларын өстәмә  конкурс нигезенә сайлап алу турында  хәбәр итә

 Гаризалар һәм документларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түбәндәге адрес буенча   кабул итә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 309 нчы кабинет.

   Гаризалар һәм документлар эш көннәрендә 2019 елның 29 мартыннан 29 апреленә кадәр иртәнге 9 дан кичке 4 кә кадәр кабул ителә.

 Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары  турында  мәгълүмат    

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында /agro.tatarstan.ru/, “Фермерларга, авыл хуҗалыгы  кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә « Россия Федерациясе бюджеты катнашында гаилә фермаларына ярдәм итү”  бүлекчәсендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International