Кулланучылар игътибарына:  техник яктан катлаулы товарлар исемлегендә үзгәрешләр

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Кулланучылар игътибарына:  техник яктан катлаулы товарлар исемлегендә үзгәрешләр

 РФ Хөкүмәтенең  “Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертү турында”гы 2019 ел, 27 март, 327 нче Карары нигезендә 6 апрельдән техник яктан катлаулы товарлар исемлеге үзгәрәчәк ( РФ Хөкүмәтенең 2011 ел, 10 ноябрь, 924 нче Карары белән расланды).  Товарны кире кайтару  һәм алмаштыруның аерым тәртибе, кухня комбайннарын, робот-тузан суырткычлар һәм башка товарларны кертеп,  аларның җиде яңа төренә кагыла. Исемлектә тагын дүрт позициягә төгәллек керттеләр. Моннан тыш, электр су җылыткычларының  барлык төрләре техник яктан катлаулы товарларга әйләнделәр.

Үзгәрешләр техник яктан катлаулы товарлар исемлегенең 12 нче пунктына кагыла, шул товарлар исемлегенә  түбәндәгеләр керә:

 

·

Катнаш суыткыч-туңдыргычлар;

·

Киптерү һәм кер юу-киптерү;

·

кухня комбайннары;

·

Микродулкынлы мичләр;

·

робот-тузан суырткычлар;

·

Барлык электр су җылыткычлары

 ·

Электр һәм катнаш газ һәм электр белән эретеп ябыштыру панельләре (РФ Хөкүмәтенең “Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертү турында”гы 2019 ел, 27 март, 327 нче Карары 1)  

 Исегезгә төшерәбез: күрсәтелгән товарларның үзенчәлеге шунда: аларны кире кайтарып бирергә була. Мәсәлән, техник яктан катлаулы товарда кимчелекләр ачыкланганда андый товар сатып алынган көннән алып 15 көн эчендә сату бәясенә исәп-хисап ясап,  аның бәясен кире кайтаруны яки шундый ук яки башка маркадагы (модель, артикул) товарга алмаштыруны  таләп итәргә мөмкин.  Әлеге срок чыкканнан соң товарны кире кайтару яки алмаштыру аның күренеп торган җитешсезлекләре табылганда,  кимчелекләрне бетерүнең билгеләнгән сроклары бозылганда, товарның төрле җитешсезлекләрен берничә тапкыр бетерү нәтиҗәсендә 30 көннән артык  гарантия срогының һәр елы дәвамында товарны файдаланырга мөмкин  булмаганда мөмкин. (Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы 1992 ел, 7 февраль, 2300-I санлы РФ Законының 18 маддәсе, 1 нче пункты, 3 нче абзацы)

 

Товарларның үзгәргән төрләре:

·

Автомат кер юу машиналары – Кер юу машиналары.

·

Электр һәм катнаш  газ-электр    плитәләре

Электр һәм катнаш плитәләр.

·

  Электр һәм катнаш  газ-электр духовкалы шкафлар -

 Электр һәм катнаш духовкалы шкафлар.

·

Электр су җылыткычлары  – электр двигателе һәм (яки) микропроцессорлы автоматика белән  электр су җылыткычлары.  

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International