31 мартта яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында “Канатлы Зилант” Бөтенроссия ярышларына йомгак ясалды. Яшүсмерләр турнирында Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Приморье крае, Удмурт Республикасы, Алтай крае, Башкортостан Республикасы, Воронеж, Саратов, Калуга, Кострома, Түбән Новгород, Новосибирск , Омск, Рязань, Самара, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае һәм һәм Чуашстан Республикасыннан килгән 360 тан артык спортчы катнашты. Барлыгы дүрт яшь төркемендә 20 комплекттан артык бүләк уйнатылды.
Татарстан Республикасы вәкилләре ярышларда 12 – алтын, 10 – көмеш һәм 20 бронза медаль яуладылар. Турнир призерлары арасында алексеевскилылар Маннанов Ризван, Хәйретдинов Илмир, Вафин Денис, Андреяшин Матвей бар иде.