Биләр музее кунаклар көтә

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

 

Быел безнең Биләр музей-тыюлыгында  хезмәтләрнең яңа төре пәйда булды. ул 1 апрельдән кертелде. Бу – гаилә билеты, ул музейларга гаилә белән килүне күздә тота.  Мондый хезмәтнең асылы шунда: без музейларыбызга гаиләләрегез белән килергә чакырабыз. Билетны бер өлкән кеше генә сатып ала, ә балалар  безнең экспозицияләргә бушлай керәчәк.

Музейларыбызда карар нәрсәләр бар, болар - Бөек Биләр шәһәрен атаклы археолог А.Х. Халиков тикшергәндә 1967 елдан башлап табылган артефактлар коллекциясе. Алар борынгы ата-бабаларыбызның тормышы, көнкүреше, һөнәре, хәрби эшләре турында сөйлиләр. Күренекле якташларыбыз – органик химиягә нигез салган А.М. Бутлеровка һәм фосфорорганик химиягә нигез салган   А.Е. Арбузовка багышланган экспозиция дә кызыклы. Үзенең туган ягын, республикасын, илен яраткан кешенең киләчәге бар. Моннан тыш, айның икенче сишәмбесендә музей-тыюлыгыбызда экспозицияләребезне карарга бушлай керергә була. Районыбыз кешеләрен музей-тыюлыгыбызга килергә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International