ЭЭМ акциясе

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

 Хәзерге дөньяда коммуникация чаралары ашкынулы төстә үсә. Алар  тормышыбызны уңайлырак итәләр, күп кенә нәрсәләр гадиләшә һәм үтемлегә әйләнә. Ләкин теләсә кайсы технологияне дә файдага эшли, дип әйтеп булмый. Мошенниклар прогресстан артта калмыйлар, үзләренең “эш” алымнарын камилләштерәләр һәм  үз максатларында бөтендөнья  Интернет челтәреннән һәм кәрәзле элемтәдән бик рәхәтләнеп файдаланалар. Мошенниклык белән бәйле җинаятьләрне булдырмау максатында  Алексеевск районы территориясендә  29 апрельдән полиция бүлеге “Сак булыгыз: мошенниклар!” профилактик акциясе үткәрәчәк. Мошенниклыкның  барлык  очраклары турында "02" яки 2-42-02 телефоннары аша шалтыратырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International