Бөгелмә шәһәрендә 41 нче ачык республика чаңгы марафоны булып узды. Бу марафонда Алексеевск районының Зур Полянка авылыннан спорт мәктәбе чаңгычылары Асекретова Татьяна, Кочнев Егор, Вечканов Данил, Матупаев Солтан катнашты. Текә юллардан һәм үрләрдән торучы катлаулы трасса буйлап спортчыларга 7,5 километр йөгерергә туры килде. 2005-2007 елгы кызлар арасында Асекретова Татьяна 23 минут 52 секундта 15 нче урынны алып, I өлкәннәр разряды нормативын үтәде. Вечканов Данил шул ук арада 21 минут 57 секундта 24 нче урынны алып, I өлкәннәр разряды нормативын үтәде. Кочнев Егор 22 минут 19 секундта - 28 нче урынны (II өлкәннәр разряды нормативы), Матупаев Солтан 25 минут 04 секундта 43 нче урынны алды (өлкәннәр разряды нормативы). Ярыш нәтиҗәләре буенча чаңгычылар Алексеевск районы спорт мәктәбе копилкасына өч – беренче, бер икенче өлкәннәр разрядын өстәде. Зур Полянка чаңгычылары өчен чаңгы сезоны азагында менә дигән нәтиҗә бу. Котлыйбыз!!!
Тренер-укытучы Белов И.А.