Алексеевскилылар бүләкләргә лаек булдылар

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

 

Бүген район хакимиятенең эшлекле дүшәмбе форматында узган утырышлар залында алексеевскилылар бүләкләргә лаек булдылар. Территориаль сайлау комисссиясе секретаре Ипатова Татьяна Анатольевна районда сайлау системасын торгызуга һәм үстерүгә өлеш керткәне өчен һәм юбилее уңаеннан Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 Предприятие һәм оешмалар арасында X Спартакиада йомгаклары буенча  бүләкләнделәр:

III урын өчен – генераль директор Кәбиров Рәмис Рәис улы йөзендә  «Алексеевск Керамикасы»ААҖ;   
  II урын өчен  – генераль директор Саттаров Марат Дамир улы йөзендә  «Алексеевскдорстрой»ААҖ;  
  I урын өчен  -  баш табиб Фәхретдинов Илдар Азат улы йөзендә   "Алексеевск үзәк район хастаханәсе" дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе.

Шулай ук “Хезмәткә һәм оборонага  әзер!“  (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы йомгаклары  буенча  Алексеевск  муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе  Харитонов Александр Сергеевичны һәм “Сайлаулар”  дәүләт автоматлаштырылган системасының система администраторы Гарипов  Рөстәм Сөләйман улын алтын билгеләр белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International