Алексеевскилылар бадминтон турнирының призерлары булдылар

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

 

31 мартта яшүсмерләр һәм  өлкәннәр арасында  “Канатлы Зилант” Бөтенроссия ярышларына йомгак ясалды. Яшүсмерләр турнирында  Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Приморье крае, Удмурт Республикасы, Алтай крае, Башкортостан Республикасы, Воронеж, Саратов, Калуга, Кострома, Түбән Новгород, Новосибирск , Омск, Рязань, Самара, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае һәм һәм Чуашстан Республикасыннан килгән 360 тан артык спортчы катнашты. Барлыгы дүрт яшь төркемендә 20 комплекттан артык бүләк уйнатылды.

   Татарстан Республикасы вәкилләре  ярышларда 12 – алтын, 10 – көмеш һәм 20 бронза медаль яуладылар. Турнир призерлары арасында  алексеевскилылар Маннанов Ризван, Хәйретдинов Илмир, Вафин Денис, Андреяшин Матвей бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International