Белешмәлек: ялган һәм сыйфатсыз алкоголь продукциясе сатып алудан ничек сакланырга

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

 

Ялган аракы нәрсәсе белән куркыныч? Ялган аракы составында метанол – метил яки агач спирты булырга мөмкин. Аны тагын техник спирт  дип тә атыйлар. Бу -  куркыныч агу, кешеләр нәкъ менә шуны эчеп үләләр яки инвалид  булып калалар. Бу продуктлар кеше организмы өчен чиктән тыш зарарлы: алар үзәк нерв системасын, атап әйткәндә,  күзнең челтәр катлавын һәм күрү нервын зарарлап, сукырлыкка, бөер һәм башка эчке органнарны  эштән чыгаралар һәм каты агулануга китерәләр.

 Легаль аракы белән барысы да гади генә: аның сыйфатына  җитештерү һәм сатуның  барлык этапларында контрольлек ителә, шуңа күрә аны куллануның организм өчен көтелмәгән авыр нәтиҗәләре зур түгел.  Иң куркыныч катлаулану (әгәр сез, әлбәттә,  спиртлы эчемлекне авыр кичерсәгез), әгәр инде дозасын артттырып җибәрсәгез  - газаплы махмыр.  Контрафакт очрагында беркем дә аның нинди чималдан ясалганлыгын әйтә алмаган һәм шуның өстенә аның сыйфатын беркем дә гарантияли алмаган очракта.

 Алкогольне кайдан сатып алырга була? Алкогольне  шәхси кешеләр түгел, ә бәлки оешмалар гына  сата ала. Составында алкоголь аз булган эчемлекләр – сыра, сидр, әчегән балны компанияләр дә, шәхси эшмәкәрләр дә сатарга мөмкин. Алкогольне бары тик  алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиясе булган сәүдә нокталарыннан гына сатып алырга мөмкин. Лицензиянең күчермәсе “Кулланучы почмагы”нда күренеп торган урында  урнашкан булырга тиеш. Эчемлекне сатканда  шешәсе белән бергә сезгә,  һичшиксез,  чек та бирергә тиешләр. Спиртлы эчемлекне кулдан яки интернет-кибет аша теләсә нинди сату законсыз булып санала.

 Шешә. Алкогольне җитештерүчеләр үзләре, бигрәк тә  бу элита маркаларына кагылса, үзләренең сатып алучыларын   ялганнан  сакларга тырышалар.  Моны аракы салына торган шешә ярдәмендә эшләү барыннан да җиңелрәк.  Оригиналь шешәне  төрле рельефлар һәм гравировкалар  белән ясау - шактый чыгымлы эш, шуңа күрә ялган аракы шешәсендә фирма  “бөтергеч”ләре булмаячак яки алар дөрес булмаган урыннарда урнашачак, ә пыяласы сыйфатсыз булачак. Үзебезнең шешәбезнең капкачыннан аракы агарга һәм ул әйләнергә тиеш түгел. Әле тагын шешәнең зурлыгы да мөһим:   җитештерүчеләр  алкогольне  билгеле бер зурлыктагы шешәләргә салалар.

 Шешәгә ябыштырып куелган нәрсәлр җитештерүченең дәүләткә салым түләгәнен,  ә ул, үз чиратында,   конкрет шешәнең барлыгын белә һәм аның сыйфатын гарантияли. Маркасы тигез һәм шешәгә яхшы итеп ябыштырылган, бөтен язмалары ачык һәм яхшы укырлык итеп язылган, моннан тыш, анда голограмма һәм штрих-код булырга тиеш.  Марканы  “Росалкогольрегулирование” Федераль хезмәте эшләгән «АнтиКонтрафакт Алко» смартфоннары өчен  кушымта ярдәмендә тикшерергә мөмкин.

 Россиядә бөтен алкоголь сатучылар  спиртлы эчемлек сатуга контрольлек итә торган Бердәм дәүләт  автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшлиләр.  Әгәр сез аракы сатып ала торган җирдә андый система юк икән,  аннан сатып алмавың хәерлерәк. Калган очракларда сезгә QR-коды һәм анда шифрланган сылтама  белән чек бирергә тиешләр, сез аны Федераль салым хезмәте сайтында тикшерә аласыз. Анда сату турында бөтен мәгълүмат: дата, вакыт, урын, серия, марка номеры һәм продукциянең тышкы кыяфәте күрсәтеләчәк. Мәгълүматларның туры килүен тикшерегез.

Шулай итеп, йомгак ясыйбыз. Спиртлы эчемлек сатып алганда уңайсыз хәлгә ничек килеп капмаска, үзеңне һәм компанияңне  сәламәтлек белән килеп туарга мөмкин булган мәшәкатьләрдән ничек саклап калырга? 

1. Алкогольгә иң түбән бәя -  сатып алудан баш тарту өчен сәбәп.  Ташламалар булырга хокуклы, ләкин  акылга ярашлы чикләрдә генә:  бәянең 70%ы – бу инде артык.

 2. Кыйммәтле алкогольнең визит карточкасы — аның шешәсе.  Җитештерүченең  рәсми сайтыннан аның тышкы кыяфәтен өйрәнегез. Ялган аракы ясаучы  күп очракта  шешәсенең тышкы кыяфәтендә экономия ясый. 

3. Алкогольне абруйлы, ышанычлы урыннардан сатып алыгыз. Сәүдә ноктасы, һичшиксез,  ЕГАИС  системасы буенча эшләргә тиеш.
4. Шешәгә акциз маркасы яхшы итеп ябыштырылган, анда партиянең номеры күрсәтелгән һәм голограммасы булырга тиеш.

  5. Сатып алынган алкоголь турында мәгълүматларны QR-код яки чектагы сылтама  ярдәмендә тикшерегез.    

 Сәламәтлеек саклау министрлыгы  кисәтә: алкогольне чамадан тыш куллану сәламәтлегегезгә зыян китерә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International