Балалар каравыл биналарында, дежур-диспетчер хезмәтендә, ял итү бүлмәсендә булдылар. Янгын сүндерүчеләрнең сменасы бер тәүлеккә сузыла. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләрнең дә ял итү мөмкинлеге булырга тиеш. Балаларга янгын часте карамагындагы янгын сүндерү машиналары турында сөйләделәр. Балалар ут белән көрәшүчеләрнең сөйләгәнен зур игътибар белән тыңладылар. Алар хәтта янгын сүндерүчеләрнең киемен киеп, янгын-коткару җиһазларын да карадылар. Янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү мөһим нәрсә булды.