Республикада беренче язгы авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе булып узды
Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәр башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Алексеевск, Арча, Әтнә, Актаныш, Балтач, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән, Питрәч, Балык Бистәсе һәм башка районнарның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре азык-төлек һәм товарлар алып килгән иде.
Мәйданчыкларга авыл кешеләре генә түгел, ә бәлки шәһәр кешеләре дә яратып өлгергән автолавкалар да килгән иде.
Ярминкәләрдә сәүдә кояшның беренче нурлары белән башланып китте, ә иртәнге алтыларга кадәр мәйданчык сатып алучылар белән тулган иде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә гадәттәгечә шәһәрлеләрдә, бигрәк тә өлкән буын кешеләрендә сорау зур, һәм алар социаль әһәмияткә ия. Биредә ит, балык, сөт, май, бал, колбаса, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, шикәр комы, он һ.б. сатып алырга мөмкин. Хәләл продукция дә тәкъдим ителде.
Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм министрлык белгечләре тикшерде. Алар тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм бәяләре белән таныштылар. Моннан тыш, бөтен продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелде.
Николай Титов бигрәк тә Киров районындагы Батыршин урамында урнашкан 20нче ярминкәне билгеләп үтте. Чыннан да, аны оештыруга бөтен җаваплылык белән генә түгел, ә бөтен күңелләре белән дә караганнар. Кунакларны тере тавышка башкарылган татар һәм рус телләрендәге җырлар белән каршы алдылар. Продукциянең зур ассортименты да сөендерде. Ә бүгенге салкын көндә туңып беткән килүчеләрне гөлҗимеш салынган кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән бушлай сыйладылар. "Апа, мөгаен, туңгансыздыр, әйдәгез, безгә кереп, кайнар чәй эчеп, җылынып чыгыгыз, чәйләр ясалган”, - дип кайгыручанлык күрсәтеп, палатка хуҗалары сатып алучыларны, бигрәк тә өлкән кешеләрне, халык арасыннан тартып-тартып чыгардылар.
Күп кенә сатып алучылар сумкаларына азык-төлек тутырып, ярминкәне үткәргән өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтеп, өйләренә кайтып киттеләр. Үз продукцияләрен сата алуларына фермерлар да бик шат иде. "Үз эшең өчен рәхмәт сүзләрен ишетү аеруча күңелле", - диләр мәйданчыкка төнге икеләргә кадәр килеп фермерларны каршы алган, палаткалар, бәяләр күрсәткечләрен урнаштырган оештыручылар.
Әйтик, сатуга яңа суелган ит алып килгән фермерларның берсенең үлчәүләре кинәт сафтан чыкты. Әмма Министрлык хезмәткәрләре монда да югалып калмадылар, мәсьәләне тиз арада хәл иттеләр, һәм фермер сәүдәне шатланып дәвам итте. Бу бер генә мисал, асылда, мондый сораулар аз булмады, ярминкәләр оештыру зур хезмәт таләп итә. Әмма шуңа да карамастан, мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру эше дәвам итәчәк.
Ярминкәләр сатып алучыларны киләсе шимбә көнне көтә!