Татарстан Республикасында 2 апрельдә ашыгыч төстә хәбәр итү системаларын тикшерәчәкләр. Барлык районнарда РСУ-600 һәм РСУ-300 сүз (тавыш) белән хәбәр итү җайланмаларын эшләтеп җибәрәчәкләр.
Шулай ук районда иртәнге 9 да “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы һәм FM диапазонлы радиостанцияләр туры эфирына кереп, кисәтү сигналы тапшырылачак.
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнардан тынычлык саклауларын һәм сүз (тавыш) белән җиткерелгән хәбәрләрне игътибар белән тыңлауларын сорый.
Куркыныч дәрәҗәсен аңлау, Гражданнар оборонасы сигналларын белү һәм гадәттән тыш хәлләр куркынычы булганда аек акыл белән эш итү үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышын саклап калырга булышачак.