Алексеевск районында язгы кыр эшләренә әзерләнү турында

2019 елның 29 марты, җомга

Район хуҗалыкларында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү эше дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр итүләренчә, 28 мартка  тагылма техниканы ремонтлау төгәлләнгән. Кукуруз чәчү өчен чәчкечләр ремонтлана. Хәзерге вакытта тырма, чәчү һәм культиватор агрегатларын агрегатлаштыру бара.  Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ремонт цехларында тракторлар ремонтланып ята.

Алексеевск районы хуҗалыкларына язгы кыр эшләрен үткәрүгә федераль һәм республика бюджетларыннан ташламалы бәягә тоннасын 42700 сумлык 2 мең тоннадан артык дизель ягулыгы бүлеп бирелде. Бер литр ягулыкның бәясе 35 сум 50 тиен тәшкил итә.

Минераль ашламалар кайтару да дәвам иттерелә. Бүгенге көнгә 3562 тонна ашлама кайтарылган, бу һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә 31 кг тәшкил итә.

 “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең район бүлегендә 22 мартка хуҗалыкларның 70 проценты орлыклык материалны фитоанализга тикшерде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының орлык салу планы буенча хуҗалыклар 2019 ел уңышына  үзләренең орлыклык фондларын тулы анализга тикшерәләр. Орлыклык материалны эшкәртү бара. Соңгы атнада район хуҗалыклары элита орлыклары: 73 тонна арпаы, 100 тонна сабан бодае һәм 25 тонна борчак сатып алдылар.

Якын арада   хуҗалыклар счетына максатлы күрсәткечләргә  ирешергә акча керү көтелә. Ярдәм  чәчү мәйданының һәр гектарына 204 сум тәшкил итәчәк.  Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренә үсемлекчелек өлкәсендә бәйләнмәгән ярдәм күрсәтүгә 23,3 миллион сум субсидия бирелде.

 “Кызыл Шәрык” хуҗалыклары һәм “Родина колхозы язгы кыр эшләрен үткәрүгә  230 миллион һәм 5 миллион сумлык ташламалы кредит алдылар.

 Узган атнада агропредприятиеләр  сөт җитештерүдә дә продуктлылыкны күтәрүгә субсидия алдылар. Мәсәлән,  1 кг сатылган сөт өчен РФ бюджетыннан -  19,6 миллион сум, ТР бюджетыннан 14,5 миллион сум акча бүлеп бирелде.

 - Шул рәвешчә, агросәнәгать комплексы предприятиеләре язгы кыр эшләренә әзерләнүне дәвам иттерәләр, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин. -  Белгечләр һәм эшчеләр үз урыннарында.  Һава торышы сюрпризлар ясамаса, басуга гадәти агротехник срокларда чыгачакбыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International