ҮЗМӘШГУЛЬ ШӘХСИ ЭШМӘКӘРЛӘР ҺӘМ ФИЗИК ЗАТЛАР ӨЧЕН ЯҢА САЛЫМ РЕЖИМЫ

2019 елның 29 марты, җомга

 

 

2019 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа “Һөнәри керемгә салым” (“Налог на профессиональный доход”) режимы Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Калуга өлкәсендә, Татарстан Республикасында гамәлгә керде. Аның буенча үзмәшгуль кешеләр эшләрен салым органнарында рәсмиләштерергә тиеш булалар. Аңа  эшләүчеләре  булмаган һәм шәхси эшмәкәр статусыннан башка  гына үз-үзләренә эшләүче үзмәшгуль кешеләр  күчә ала.

 

Һөнәри керемгә салым максатларында  үзмәшгуль кешеләр кемнәр алар?

Шунда ук әйтеп китик әле: алар 2017-2018 елларда  НДФЛдан һәм иминият кертемнәреннән азат итү рәвешендә репетиторлардан, нянялардан, сиделкалардан, җыештыручылардан салым каникуллары оештырылган үзмәшгуль кешеләр түгел. Сүз уңаеннан әйткәндә,  әлеге каникуллар 2019  елга озайтылды. Шуңа күрә андый ”карт” үзмәшгуль кешеләргә яңа салым режимы кызык түгел. “Яңа”  үзмәшгуль кешеләр – хезмәтчәннәре булмаган шәхси эшмәкәрләр һәм физик затлар -  үз-үзләренә эшләүче ( ягъни хезмәт килешүе буенча эшләмәүче) һәм (яки) керемне үз мөлкәтен файдаланудан,  шул исәптән аны арендага (наемга) тапшырудан алучы шәхси эшмәкәрләр түгел. Алар өчен һөнәри керемгә салым (НПД) махсус режимы билгеләнгән дә инде, ул эксперимент рәвешендә 2018-2028 еларга РФның дүрт субъектында кертелә.

 

 

 

 

 

Яңа махсус режимның асылы

 

Һөнәри керемгә салым керемнәрнең әлеге махсус режимына эләгүче НДФЛны алмаштыра. Эшмәкәрләр махсус режим чорына  иминият кертемнәрен һәм өстәлгән бәягә салым түләүчеләр булып саналмыйлар. Физик затлар -  шәхси эшмәкәр булмаучылар  - теләсә нинди очракта да  кертемнәр һәм өстәлгән бәягә салым түләүчеләр булып тормыйлар.

  

Товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр, милек хокуклары) сатудан кергән керемнәр салым салу объекты дип таныла.  

    Һөнәри керемгә салым ставкалары:

 

Физик затларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне гамәлгә ашырганда салым ставкалары – 4%, шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга сатканда - 6%.

Шул рәвешчә, үзмәшгуль кешегә  аның сатып алучысы кем (заказчы) -  оешма вәкилеме (шәхси эшмәкәр), әллә гадәти кешеме икәнен төгәл белергә кирәк.

 Баштагы вакытта бу ставкалар буенча исәпләнгән салым махсус вычетка  кими (аның турында тулырак астарак язылыр).

 Салым чоры – бер ай, ә салымны түләү срогы – киләсе айның 25 е. Декларация тапшыру кирәкми.

Кертемнәр булмаганлыктан,   эшләү чорында  һөнәри керемгә салымга  социаль пенсиядән югарырак пенсия алу өчен кирәкле иминият стажы булмаячак. Стаж эшләү өчен үзмәшгуль кешеләр ПФРга кертемнәрне ирекле түләргә тиешләр. Яңа режим өчен салым базасын билгеләгәндә иң чик керемнәр календарь елда 2,4 млн. сумнан артып китә алмый.     Һөнәри керемгә салымга  эләкмәүче керемнәр (мәсәлән, хезмәт килешүе буенча хезмәт хакы) исәпләгәндә катнашмыйлар.

 

Контроль-касса техникасы (ККТ) кирәкми, ләкин федераль салым хезмәте инспекциясенә мәгълүматларны тапшырырга  һәм чекларны бастырырга  туры киләчәк

 

“Һөнәри керемгә салым” режимына  күчкән шәхси эшмәкәрләр керемнәр буенча ККТны куллану вазыйфасыннан азат ителәләр. Хәер,  барлык үзмәшгуль кешеләргә чекларны барыбер   смартфонда, компьютерда  яки планшетта “Минем салым” федераль салым хезмәтенең махсус кушымтасында  бастырырга туры киләчәк. 

Һөнәри керемгә салымга исәп-хисап ничек ясала

 һәм ул ничек түләнә

  “Минем  салым” аша килгән  керемнәр алу  мәгълүматлар нигезендә инспекция һәр ай азагында салымга исәп-хисапны үзе ясаячак. Салым базасы – бу ай өчен керемнәр суммасы. Шуның белән бергә  4 процент һәм 6 процент ставкалары буенча салына торган керемнәргә  исәп-хисап аерым алып  барыла. Алар буенча салымның аерым суммасы билгеләнә һәм алар аннары кушыла.

 Бер ай өчен түләргә кирәк булган  салым суммасын инспекция “Минем салым” аша киләсе айның 12 нче числосыннан да соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш. Хәбәрдә бөтен кирәкле реквизитлар  күрсәтеләчәк.

Салымны 25 нче числодан да соңга калмыйча түләргә кирәк. Бу срокны бозучыга инспекция шуннан соң килүче  10 календарь көндә “Минем салым” аша  исәпләнгән пенялар суммасы  белән түләү турында таләп җибәрә.

 Салымны автомат рәвештә дә түләргә  була. Теләгең булса,  болай  эшлисең: инспекция  һәр ай йомгаклары буенча  килеп чыга торган  һөнәри керемгә салым  суммасын банктагы счетыгыздан  үзе ала ала. Аңа мондый хокукны “Минем салым” аша бирергә мөмкин.

 

 

Салым вычеты

Бу салымны киметүне күздә тота. 4% ставкасы буенча салым салым базасының 1% ына тигез суммага, 6% ставкасы  буенча базаның 2% ка тигез суммасына кими. Вычет ай саен җәмгысы  10 000 сумга җиткәнче шулай.

 Вычет салымын инспекция  салымга исәп-хисап ясаганда киметә.  Әгәр бөтен вычетны файдалансаң һәм НПДдан китсәң, вычет инде булмаячак. Ләкин әгәр киткәнче вычет тулысынча файдаланылмаса,  НПДга кире кайтканнан соң  калганы  тәкъдим ителәчәк.

 

 

  НПДга кем күчә ала

НПДга түбәндәге ике таләпне үтәсәң күчәргә була.

1 нче  таләп.  Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Калуга өлкәсе төбәкләренең теләсә кайсы территориясе үзмәшгуль кешеләрнең  эшчәнлекне алып бару урыны булып тора.

 Кеше НПДга күчкәндә эшчәнлеге нинди төбәктә булуын үзе күрсәтә. Ләкин әгәр инспекция  чынлыкта эшенең экспериментта катнашучы башка төбәктә булуын ачыкласа, ул  НПД хокукыннан мәхрүм итә.

 Әгәр эшчәнлек дүрт эксперименталь төбәкнең берничәсендә алып барылса, аларның берсен генә күрсәтергә кирәк. Урынны  бер календарь елында  бер тапкырдан ешрак алмаштырырга ярамый. Ләкин сайлап алынган төбәктә эшчәнлек  тукталса, башка төбәкне сайлау һәм киләсе айның соңгы числосыннан соңга калмыйча ул хакта Федераль салым хезмәте инспекциясенә хәбәр итү зарур.

 Эшчәнлекне алып бару урынын ничек билгеләргә? Кайбер очракларда бу бик гади. Мәсәлән, фатирыңны арендага тапшырганда: фатир кайда булса,  эшчәнлекне алып бару урыны да шунда булачак.

 Төрле хәлләр булырга мөмкин. Мәсәлән,  Мәскәү өлкәсендә теркәлгән  шәхси эшмәкәр заказчылар янына, шул исәптән  күрше Тула өлкәсенә барып, офис техникасын ремонтлау белән шөгыльләнә. Яки Мәскәүдә яшәү урынында теркәлгән шәхси эшмәкәр  булмаган тәрҗемәче  иң төрле төбәкләрдә урнашкан оешмалар заказлары буенча тәрҗемә итә.  Бу яктан Законда бернинди дә күрсәтмәләр юк.

 2 нче таләп. Хезмәт килешүләре буенча  ялланган эшчеләрне җәлеп итмәскә, барысын да үзеңә эшләргә. Дөрес, Законда үзмәшгуль кешеләргә үз эшчәнлекләрендә гражданлык-хокук килешүләре буенча башка физик затлар күрсәтә торган эшләр-хезмәтләрдән файдалануны турыдан-туры тыю юк.

 Үзмәшгуль кеше үз эшчәнлегендә файдалана торган шәхси милкенең бәясе буенча  НПДны куллану өчен бернинди чикләүләр билгеләнмәгән. Үзеңнең торак булмаган бинаңда эшләргә, кирәк булганда транспорт һәм теләсә нинди җиһаз сатып алырга мөмкин. Барысын да арендага алырга була. Дөрес, боларның барысына да киткән чыгымнар салымга исәп-хисап ясаганда исәпкә алынмый.

Яңа режим белән физик затлар, шул исәптән милекне кулланудан керемнәр алучы шәхси эшмәкәрләр, шулай ук аларны гамәлгә ашырганда эш бирүчеләре булмаган һәм хезмәт килешүләре буенча ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итми торган эшчәнлектән файдалана алачаклар.

               Салым режимын  кемнәр куллана алмый

 

  • шәхси, йорт ихтыяҗлары өчен кулланылган мөлкәтләрдән тыш, товарлар яки милек хокукларын яңадан саткан очракта;
  •  
  • подакциз товарлар һәм мәҗбүри маркировкага тиешле товарлар белән сәүдә иткәндә;

 - файдалы казылмалар чыгарганда яки сатканда;

 

  •  эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашырганда, башка затлар мәнфәгатьләрендә килешүләр йөкләмәләр, комиссия яки агент килешүләре нигезендә.

 

Товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр, милек хокуклары) сатудан кергән керемнәр салым салу объекты дип таныла. Салым чоры календарь ае дип таныла.

Яңа режим кулланганда Пенсия фондына иминият взносларын түләү бурычы юк, шул ук вакытта ПФРга взносларны ирекле рәвештә башкарырга була.

 «Минем салым " ("Минем салым") мобиль кушымтасы Россия Федераль салым хезмәте сайтында 2019 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча урнаштырылачак һәм салым инспекциясеннән башка салым органнары белән барлык хезмәттәшлекне дә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Закон тарафыннан шулай ук салым түләүченең электрон мәйданчык операторы яки кредит оешмасы аша салым органы белән үзара хезмәттәшлеге каралган, аларның исемлеге «минем салым»мобиль кушымтасында урнаштырылачак.

 

Салымны исәпләүне салым органы бер айдан соң «минем салым " кушымтасында җитештерелгән исәп-хисаплар турындагы мәгълүматлар нигезендә башкарачак. Хисаплылардан соң килүче айның 12 числосына кадәр салым суммасы белән үзмәшгульләштерелгән хәбәрнамә формалаштырылачак һәм җибәреләчәк. Салым түләү срогы - хисап өчен киләсе айның 25 числосыннан да соңга калмыйча.

 Салым хисабын тапшыру бурычы юк.

 «Һөнәри керемгә салым» режимына күчкән салым түләүчеләр контроль-касса техникасын кулланудан азат ителгән - сатып алучылар белән барлык исәп-хисаплар, касса чегы формалаштыруны һәм сатып алучыга җибәрүне дә кертеп, турыдан-туры «минем салым» мобиль кушымтасында гамәлгә ашырылачак.

 

Закон тарафыннан 10 мең сум күләмендә салым исәп-хисабы каралган, ул теркәлгәннән соң ук мобиль кушымтада исәпләнәчәк һәм акрынлап салым түләү белән күчереләчәк: әгәр салым 4% ставка буенча түләнә икән, керемнең 1% ын тәшкил итәчәк, 6% ставка белән хисап керемнең 2% ын тәшкил итәчәк.

Яңа режимны куллану ирекле.

«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кертү буенча эксперимент үткәрү буенча документлар пакеты белән операцион залда мәгълүмати папкада танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International