ПФРның электрон хезмәтләре һәм электрон сервислары

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

ПФРның электрон хезмәтләре һәм электрон сервислары

Гражданнар ПФР тәкъдим итә торган кайбер хезмәтләрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталын (www.gosuslugi.ru) (ЕПГУ) яки иминиятләнгән затның ПФРдагы  шәхси кабинетын файдаланып ала алалар.

Бердәм порталда һәм ПФР  сайтында иминиятләшкән затның шәхси кабинетында ПФР дәүләт хезмәтләренә  дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан (ЕПГУ) барлык файдаланучылар -  расланган учет язмасы булган физик затлар керә ала.

 ЕПГУда теркәлү  https://esia.gosuslugi.ru/registration/  сылтамасы һәм ПФРның территориаль органнарында тормышка ашырыла.

 Әгәр сез  хезмәтләр алуга кирәкле гаризалар һәм документларны бирү өчен  ПФР органнарына үзегез баруны кулай күрсәгез,  ЕПГУда, шулай ук ПФР сайтында да кабул итүгә алдан язылу сервисыннан файдалана аласыз.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең

(функцияләрнең) дәүләт порталы

  • Хәзерге вакытта ПФР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең  (функцияләрнең) дәүләт порталы аша түбәндәге дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итә:
  • иминиятләнгән  затларга  мәҗбүри пенсия иминияте системасында  үзләренең шәхси счетларының торышы ( үзеңнең шәхси лицевой счетыңның торышы турында мәгълүмат алу) турында хәбәр итү;
  • социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә дәүләт социаль ярдәме бирү турында хәбәр итү;
  • иминият пенсияләрен, тупланма һәм дәүләт пенсия белән тәэмин итү буенча пенсияләр билгеләү ( пенсия билгеләүгә гаризалар тапшыру);
  • ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты бирү (беренче тапкыр сертификат алуга гариза бирү);
  •  ана (гаилә) капиталы акчасын тоту (бер өлешен) турындагы гаризаны  карау ана (гаилә) капиталы акчасын тоту     турында гариза бирү);
  • пенсия тупланмалары акчаларын формалаштырганда һәм инвестицияләгәндә иминиятләнгән затларның хокукларын гамәлгә ашыру максатында аларның гаризаларын кабул итү, карау һәм алар буенча карар кабул итү;
  • пенсия китерүгә гариза бирү кысаларында  иминият пенсияләре, тупланма пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсияләр түләү;

Гражданның шәхси кабинеты

 Хәзерге вакытта гражданнар ПФР сайтында гражданның шәхси кабинеты аша өйләреннән чыкмыйча гына ПФРның аеруча да кирәкле хезмәтләрен сорап мөрәҗәгать итә, атап әйткәндә, ПФРның территориаль органнарына түбәндәге гаризаны бирә алалар:

 - пенсия билгеләү турында;

- пенсияне китерү турында;

- ана (гаилә) капиталы акчасы исәбенә түләү турында.

Үзләренең булачак пенсияләрен әле формалаштыра гына торган гражданнар гражданның шәхси кабинетында мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль шәхси счет торышы һәм эш бирүче түләгән иминият кертемнәре суммасы турында мәгълүматлар ала ала.

Шулай ук андый гражданнарның мәҗбүри пенсия иминияте системасында формалашкан пенсия хокуклары турында мәгълүмат белән танышу, шул исәптән үзләренең стажлары, иминият һәм тупланма пенсияне формалаштыруга юнәлдерелгән иминият кертемнәре, хезмәт хакы һәм пенсия балларының саны, шулай ук үзенең пенсия хокуклары турында мәгълүматлар алу мөмкинлеге бар.

 

 ПФРның территориаль органына кабул итүгә алдан язылу буенча гражданның шәхси кабинетындагы сервис гражданнарга  ПФР хезмәтләре алу өчен ПФРның территориаль органына  мөрәҗәгать итүнең алар өчен уңайлы көнен һәм вакытын сайлап алырга мөмкинлек бирә.

 Моннан тыш, гражданның шәхси кабинетында гражданнарга ПФРның территориаль органында  кайбер документларга, мәсәлән, пенсия һәм башка түләүләрнең күләме турында белешмәгә алдан заказ бирү мөмкинлеге бирелә. Гражданга  ул заказ биргән документны әзерләү сроклары һәм әлеге документны алу өчен ПФРның территориаль органына аңа кайчан килергә кирәк булган көн турында хәбәр ителә. Андый сервистан файдалану гражданга  кирәкле документны ПФРга бер тапкыр гына барып, моңа бик аз вакыт сарыф итәргә мөмкинлек бирә.

 Иминиятләнгән затның  шәхси кабинеты ярдәмендә шулай ук гражданны кызыксындыручы мәсьәлә буенча  ПФРга интернет-мөрәҗәгать җибәрергә мөмкин.

 Кабул итүгә алдан язылу, документларга заказны алдан бирү һәм ПФРга интернет-мөрәҗәгатьне җибәрү буенча электрон сервислардан,  шулай ук иминиятләшкән затның шәхси кабинетында авторизацияләнмичә  ПФР сайтында да  файдаланырга  була.

                               Кабул итүгә алдан язылу

Хәзерге вакытта Бердәм портал аша ПФРның түбәндәге хезмәтләренә язылырга мөмкин:

  • иминият пенсияләрен, тупланма пенсияне һәм дәүләт пенсия белән тәэмин итү буенча пенсияләр билгеләү;
  • ана (гаилә) капиталына  дәүләт сертификаты бирү;
  • ана (гаилә) капиталы  акчасын тоту турында гаризаны карау;
  • ПФРның югарыда күрсәтелгән дәүләт хезмәтләрен алуга Бердәм портал  аша кабул итүгә язылу өчен  Бердәм порталда  ПФРның тиешле дәүләт хезмәтенә күчкәннән соң үзеңнең кайда  яшәвеңне (төбәк, шәһәр, район) күрсәтергә һәм “Ведомствога мөрәҗәгать итәргә” бүлегенә узарга.

ПФР сайты, шул исәптән иминиятләнгән затныңшәхси кабинеты аша ПФРның барлык дәүләт хезмәтләрен алу өчен һәм ПФР комметенциясенә керүче башка мәсьәләләр буенча ПФРның территориаль органына кабул итүгә язылырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International