Пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып индексацияләү
Бу үткәрелә торган индексацияләр нәтиҗәсендә арту пенсиянең һәм айлык акчалата түләүнең агымдагы пенсия күләменә түгел, ә пенсионерның гомуми түләүләренә билгеләнәчәк, дигән сүз, алар социаль өстәмә исәбенә төбәктә пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителә.
Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә түләүләр пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алмыйча индексацияләнә, шуңа күрә һәр яңа индексация пенсия күләмен арттыра һәм бер үк вакытта социаль өстәмә күләмен яшәү минимумына кадәр киметә. Мондый тәртип шуңа китерә: пенсионер ала торган түләүләр күләме хәтта индексацияләнгәннән соң да үзгәрешсез калырга мөмкин.
Законга кертергә тәкъдим ителә торган төзәтүләр баштан пенсионер кеременең гомуми суммасын яшәү минимумына кадәр җиткерергә, аннары пенсияне индексацияләргә мөмкинлек бирә. Шул рәвешчә, индексация нәтиҗәсендә өстәмә субъектта пенсионерның яшәү минимумыннан югарырак түләнәчәк, түләүләрнең гомуми суммасы һәр елны югарырак булачак.