Бала-чагалар өчен гыйбрәтле экскурсия

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

26 мартта  "Ромашка" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре үзәк балалар китапханәсенә бардылар. Балалар китабы атналыгы кысаларында “Хөрмәт законнары” китап күргәзмәсен күзәтеп,   “Хәрәкәт кагыйдәләренә тирән хөрмәт белән” исемле чара үткәрелде. Чарада  ЮХИДИ вәкилләре катнашты, алар  балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып-белү викторинасы үткәрделәр, балаларның исләренә  урамда һәм юлның йөри торган өлешендә  үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында төшерделәр. Балалар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирделәр,  транспортның төрле төрләре белән пазллар җыйдылар,  юл билгеләрен  танырга өйрәнделәр. Автоинспектор  һәр балага -  ут кайтаргыч асылмалы бизәк, педагогларга һәм балалар китапханәсенә китаплар бүләк итте. Чара юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына шигырьләр уку һәм гыйбрәтле мультфильм карау белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International