Ил Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Россия Федерациясендә расланган быелгы Театр елы үзәк китапханәдә “Театр дөньясына сәяхәт” исемле виртуаль круиз белән билгеләп үтелде. Дөньяның иң танылган театрларына читтән торып сәяхәт “Хатын-кызлар диалогы” клубында катнашучылар өчен оештырылды.
Фильмнар һәм видео форматында әйдәп баручы китапханәчеләрнең сәнгатьнең һәм сәхнә тамашаларының бер төре булган театрның килеп чыгу тарихы, шулай ук турыдан-туры дөнья дәрәҗәсендәге театрлар турында сөйләүләре белән катышып барган музыкаль тәкъдир итүләр ярдәмендә гүзәл затлар Россиянең һәм дөньяның әйдәп баручы театрларының берсе - Мәскәүдәге Зур театрга вертуаль сәяхәт кылдылар. Шулай ук мәһабәт дөнья опера сәхнәсен һәм музыкаль-театр мәдәнияте үзәге - Франциянең Гарнье сараенда урнашкан Гранд-Операны күрделәр. Беренче тапкыр Глюк, Моцарт, Бетховенның күп кенә опералары яңгыраган Вена операсында, атаклы Ла Скала Милан театрында булдылар. АКШ башкаласы Нью-Йоркта Метрополитен музыкаль театры – Бродвейдагы операның гадәти булмаган сихри атмосферасына чумдылар. Зур игътибар белән сәнгать һәм архитектура күзлегеннән чыгып караганда Бөекбританиянең төп театрын хәтерләтүче, сәхнәсеннән “Борис Годунов” постановкасында Борис Шаляпинның атаклы тавышы яңгыраган Ковент-Гарденны, “норма” операсы куелышында Марии Калласны (Винченцо Беллини шедевры), Джузеппе Вердиның «Аида» операсында Аида партиясен башкарган Галина Вишневскаяны күрделәр. Моннан тыш, театр дөньясы могҗизаларының берсе – бер үк вакытта бишкә кадәр тамаша күрсәтелә торган Австралиядәге Сидней Опера театры турында белделәр.
Виртуаль круизда катнашучыларга менә дигән Каталон музыкасы сарае күрсәтелде, анда концерт көнне генә түгел, ә бәлки килүчеләр өчен махсус оештырылган экскурсияләр вакытында да барырга була. Болар әле дөньяга таралган театрларның барысы да түгел.
Шунысы да үзенчәлекле: виртуаль турда катнашучылар чараны оештыручылар алдан әзерләгән театр турында өземтәләр язылган билетлар белән керделәр. Алар сәяхәт башланыр алдыннан укылды. Бу әйбәт кәеф тудырырга ярдәм итте, ләкин бөтен чарага ниндидер яңа төсмер бирде. Ә инде театр кичәсен күпкырлы сәнгать дөньясына тагын да күбрәк җәлеп итү өчен аларга үзләрен актерлар ролендә сынап карарга кушылды. Алар алдан дикция өстендә эшләп һәм киемнәр киеп, “Кабартма” әкиятен уйнап күрсәттеләр. Сәхнәләштерү процессында “актер”лар алдында чәчмә әсәрне сәхнәләштерүдә катнашучыларның характерын сурәтләп бирү бурычы торды, алар моны уңышлы үтәделәр. Болардан тыш, бөтен вакыйга барышында “Театральные азы” викторинасында катнаштылар һәм круиз вакытында алган белемнәрен тулыландырдылар.
Очрашу барышында алып баручылар залда утыручы кунакларны Театр көне белән котладылар, аларга актив һәм уртак иҗатлары, шулай ук үз-үзләрен күрсәтә алулары өчен рәхмәт әйттеләр. Сүз уңаеннан әйткәндә, чарага “Театрга кагылу” исемле күргәзмә әзерләнгән иде, ул килүчеләрне планетабызның атаклы театрлары һәм бөек сәхнә осталары белән таныштыра.