Алексеевскилылар бүләкләргә лаек булдылар

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында алексеевскилыларны һөнәри уңышлары өчен бүләкләделәр.

Алексеевск мәчетенең имам-хатыйбы Вальщиков Рөстәм  Нәбиулла улын Алексеевск муниципаль районының дини өлкәсендә күп еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан  район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

Мәгариф өлкәсе ветераны, ветераннар Советы  әгъзасы Глазунов Николай Ивановичны ветераннар хәрәкәтен  үстерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм 70 яше тулу уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

 Икенче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы, “Ел укытучысы-2019” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында “Педагогик дебют” номинациясендә өченче урынны алган Скалова  Вероника Николаевнаны район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Белем бирү учреждениеләре  арасында X Спартакиада йомгаклары буенча сертификатлар, грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнделәр:
      3 нче урын өчен -  мәктәп директоры Фомин Олег  Юрьевич йөзендә   Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбен;

2 нче урын өчен – мәктәп директоры Хушанова Ирина Николаевна йөзендә Юеш Көрнәле урта гомуми белем бирү мәктәбен һәм

  I нче урын өчен –  укыту-тәрбияләү эше буенча директор урынбасары Абделгалиевой Алсу Равил кызы йөзендә Советлар Союзы Геров Иван Егорович Кочнев исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 2 нче   Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбен.

Җиңүче мәктәпләргә акчалата сертификатлар тапшырылды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International