Алексеевскида кызыксынучан тикшерүчеләр  фестивале булып узды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Алексеевскида “ Әйләнә-тирә дөньяны   кызыксынучан тикшерүчеләр-2019”   фестиваленең район этабы тәмамланды. Әлеге этапта катнашу өчен 65 гариза бирелде. Фестивальдә  23 гомуми белем бирү  оешмасыннан 79 укучы һәм  62 педагог катнашты.  “Беренче баскыч” (1--2 нче сыйныфлар) лабораториясендә иң яхшысы  Решетина Влада булды. “Беренче баскыч” (3--4 нче сыйныфлар)  лабораториясендә беренче урынны Александра Струкова яулады. “Минем ягым -  минем горурлыгым” бүлегендә Рузанов Роман иң яхшы катнашучы булды.  Галиева Нәргизә “Әдәбиятта яңа сулыш” бүлегендә яшьтәшләрен узып китте. Былинцев Владислав  - “Яшь уйлап табучылар”,  Георгий Курятников “Бөек рус сүзе” лабораторияләрендә беренче урынга ия  булдылар. Вашарин Никита “Химия. Биология. География. Экология” бүлегендә җиңеп чыкты. Призерлар һәм  төрле номинацияләрдә җиңеп чыгучыларның тулы исемлеген  район газетасы сайтыннан укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International