Республика яшь гаиләләр  конкурсы

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

“Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк җәмәгать оешмасы “2019-2021 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре  программасы  кысаларында “Булыша-булыша үстерәбез” республика яшь гаиләләр  конкурсы (алга таба -  конкурс) үткәрә, ул Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грант акчаларын файдаланып гамәлгә ашырыла. 

Конкурс яшь гаиләләр бергәлеген  формалаштыруга, шулай ук  Татарстан Республикасының авыл җирләрендә яшәүче яшьләре арасында инновацион технология буларак прогрессив үсемлекчелекне кертү һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурста  Татарстан Республикасының түбәндәге критерийларга  туры килүче яшь гаиләләре катнаша:

   -  никахлары теркәлгән яки никах турында таныклыклары булган гаиләләр;

      -  ир белән хатынның һәркайсының яки берәрсенең яше 35 яшькә җитмәгән  гаиләләр.

Конкурста катнашу өчен 2019 елның 20 апреленә кадәр amo-rt@mail.ru электрон адресына гариза, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык, дәлилле хат, видеоролик җибәрергә кирәк.  Муниципаль хакимият органнары,  коммерциячел булмаган сектор һәм яшь гаиләләр арасында  партнерлык мөнәсәбәтләре  авыл территорияләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен үстерергә һәм гаилә институтының бөтенлеген саклап калырга  мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International