21 марттан 24 енә кадәр Саба районында РСФСРның, Татарстан АССРның атказанган урманчысы, “Почет Билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Н.М. Миңнеханов истәлегенә багышланган 2004 елгы һәм аннан кечерәк малайлар-кызлар арасында өстәл теннисы буенча XVIII Мемориал булып узды.
Ярышларда Татарстаннан, Оренбургтан, Ростов Доннан, Түбән Новгородтан, Мәскәүдән, Екатеринбургтан, Югары Пышмадан, Пензадан, Самарадан, Чиләбедән, Петрозаводскидан 250 спортчы катнашты. Ярышларга Алексеевскидан дүрт теннисчы барды. Ярыш йомгаклары буенча авыл районнары арасында 18 командадан безнең укучыларыбыз бишенче урынны алдылар. Шәхси зачетта лебединолы Михаил Сяркин бронза медаль яулады. Ул мактау пьедесталына менә һәм турнир хуҗаларын – Саба районы теннисчыларын кысрыклап чыгара алды. Лебединодан тагын бер спортчы Алексей Монахов җиденче булды. Кызлар арасында Ангелина Фомина һәм Анастасия Пашагина 24 нче һәм 27 нче урыннарны алдылар. Катнашучыларның дәрәҗәсен һәм санын исәпкә алсаң, бу ярыйсы гына нәтиҗә. Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Әлеге турнир Татарстаннан гына түгел, ә бәлки Россиядән дә иң яхшы теннисчыларны җыя.